Хәзер ул үзенең 55 яшендә тормышка башкача карый, ләбаса. Һәрхәлдә бу хакта үзе шулай әйтә. Алдынгы сызыкта район башлыгы гади солдат булып хезмәт итә һәм, үзеенең сүзләренчә "башкалар белән бертигез җир сөрә". Шул ук вакытта Юлай Тәлһа улы фронтка китмичә кала алмавын таный, чөнки «махсус операциядә катнашучыларның хатыннары һәм әниләре күзләрендә телсез шелтә күрдем» ди. Алгы сызыкта ул "Батырлык өчен" дә медален дә алды.
МХО игълан ителгәннән соң ук район җитәкчесе гуманитар конвойлар белән барган һәм Куергазы районыннан фронтка киткән офицерларның хәлен белешеп торган.
- Ә аннары, алгы сызыкта булгач, күңелем сызлый башлады, оялуымнан качып булмый иде, - ди Юлай әфәнде. - Үземне тыл күсесе итеп хис иттем һәм яу кырындагыларның тол хатыннары, сөйгәннәре һәм әниләре белән сөйләшергә мораль хакым юк, дип саный идем. Яуда без барыбыз да бер-беребезгә туганнар, хәрби иптәшләр!
Куергазы хакимияте башлыгы «элеккеге яугирләрне тыныч яшәештә гомер итәргә һәм эшләргә өйрәтүгә җайлашу вакыт алачак һәм билгеле бер көч таләп итәчәк», дип уйлый.
- Әмма МХОда катнашучыларның гаделлек хисе, Ватанга файда китерү теләге бар, - дип ышана ул. - Алар өчен бу буш сүз түгел. Безнең арада түрәләр дә, гади хезмәт кешеләре дә бар. Ләкин без бердәмлекнең асылын кан һәм тир аша тойдык. Шуңа күрә аларның гражданлык тормышында кешеләргә хезмәт итүләрен дәвам итү теләге бар.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Чыганак: "Московский комсомолец".