Барлык яңалыклар
10

Шәймулла солдат хатирәләре: Самолётны коткарып калган

Дәвамы.

Шәймулла солдат хатирәләре: Самолётны коткарып калган
Шәймулла солдат хатирәләре: Самолётны коткарып калган

САМОЛЕТНЫ  КОТКАРГАН  ӨЧЕН

 

– Фронтта беренче бүләгеңне ничек алдың? Шуны да сөйлә инде,– дип сорыйбыз, аның   яныбыздан китәргә җыенуын күреп. Ул бит гүзәл Агыйделгә барып коя торган Чәрмәсән елгасы  буенда утырган бәләкәй   Чатра авылында ферма мөдире булып эшли. Туган илебезгә күп итеп ит җитештерәләр. Без, авыл малайлары, кебек һавадан авыз белән кош тотып йөрмиләр.

Шундый тынгысыз эш кешесе булса да, Шәймулла абзый  үтенечебезне кире какмый, кузгалган урынына кире утыра.

 – Эшчеләр килүгә фуражны таратып куясы  бар иде бит әле, юеш борыннар, – ди ул, фронтта яраланган бер аягын алгарак сузып. Үзе түшендәге хәрби орденны кулы белән сак кына сыпырып куя.  Аягын  кинәтрәк кузгатса, аның йөзе аз гына агарып китә. Яралы аягы авыртадыр, күрәсең. Битендәге бер яра эзе дә бераз тартылучан. Әй, бу яралар күпме генә еллар үтсә дә, һаман да сызлаштыргалап, үзләре турында  сиздереп торадыр шул. Шәймулла абзыйның бу хакта беркемгә дә зарланып сөйләгәне юк.  Йокысында да кайчак ыңгырашып куя дип хатыны гына  сөйләштергәли.

 –Үзебез булышырбыз,– дибез малайлар берьюлы.

Без дә вәгъдәбездә нык торабыз, әлбәттә. Кайвакыт кичкә кадәр аңа төрле эшләрдә кулдан килгән кадәр бергәләп ярдәмләшәбез. Көч җиткәнне генә куша инде ул, билгеле.

  • –Ну, ярый алайса,– ди ул һәм, берәр минут уйга калып тора да, сөйли башлый.

Смоленский өлкәсен дошманнан  азат иткәндә бер зур гына авыл янында була бу вакыйга. Безнекеләр тимер юл дамбасы янында окоплар казып урнаша. Аны үтүгә дошман траншеяләре башлана. Немецләр берничә мәртәбә атака башлап, безнекеләрне урманга таба чигендерергә тырышып караса да, һич булдыра алмый. Өметләре бушка чыга. Уйсулыкта күп кенә үлекләрен калдырып, кире чигенәләр.   Әмма  алга барырга безнекеләргә дә ирек бирмиләр.                       

Шундый көннәрнең берендә, төш вакытындарак, дошман тылыннан разведкадан кайтучы безнең самолет уйсулыкка төшеп туктады. Тик немецләргә дә, безнекеләргә дә ерак иде. Самолет җиргә төшеп туктауга, дошман бер төркем автоматчыларын шул урынга таба җибәреп караган иде (самолет белән бергә очучысын  үзләренә әсир итеп алырга чамалаганнардырмы), без коралларыбыздан бик көчле ут ачып, барысын да җиргә ятарга, аннан кире үз якларына  чигенергә мәҗбүр иттек. Ә җиргә төшкән самолет берни булмагандай тик кенә тора бирде. Әйтерсең лә  аның өчен хәзер сугыш  беткән.  Очучысы я бик каты яраланган, яки  самолетның ягулыгы бөтенләй калмаган. Шулай булмаса, андагы нейтраль полосага төшеп утырыр идемени?   

 Инде ничек бу хәлдән аны исән-сау гына коткарырга? Безнең автоматчылар төркеме  дә ерактан урабрак барып, ут линиясен үтә алмагач, самолет янына берәмләп үтәргә тырышып  карадылар. Ләкин берсе дә самолет янына якын барып җитә алмады Уйсулыкта яраланып яисә мәңгелеккә ятып калдылар.

Шуннан командирлар кич җитүен көтәргә булды. Ул чакта да ничек булыр бит әле? Дошманның башына да тай типмәгән, ул да йоклап ятмас, әллә нинди хәйләләр уйлап табарга мөмкин. Яраланган булса, очучысы нишләр тагын? Кан аккан саен хәле бетәр...

Бу уйлар Шәймуллага бер генә минутка да тынгы бирми. Өйрәнүләр вакытында җир өстеннән түше белән аннан да оста шуышкан, аңардан да шәп йөгергән солдат юк иде дә бит. Ул ике йөз метрлап читтәрәк үскән  кәкре каенга таба  берничә минут карап торды. Шуның яныннанрак шуып барсаң, самолет турыннан узгач, әрәмәлек башлана. Аннан самолетка да якынрак була, ләбаса. Ә нигә омтылып карамаска? Үлем ике килми, берсеннән котылып булмый, диләр түгелме соң? Ә үләргә аңа иртәрәк бит әле. Хәтта авылда өйләнергә дә өлгермәде. Шулай булгач, үлемне күз алдына  китерергә ярамый.  Туган   авылы Чатрада   калган  мәхәббәте–Сәгыйдәсенә:  «Бу сугыштан исән-сау әйләнеп кайтуымны теләп тор»,– дип хат җибәрде. Ә Сәгыйдә һәр хатында авыл хәбәрләрен яза да, соңыннан: «Дошманны җиңеп кайтыгыз»,– дип куя. Юкка түгелдер әле. Әти-әнисе хатларында да гел шундый теләк була. Ул командир янына йөгереп барды да:             

  • –Миңа барырга рөхсәт итегез әле, иптәш командир,–диде.– Авылда чагында андый машиналарны күргән дә юк иде. Гомер бетмәгән булса, ичмасам, якыннанрак, кулым белән сыпыргалап карармын. Күрмәгәнне күрергә тырышу кызык бит, иптәш командир.

 –Кызык өчен генә баш салыргамыни?– дип командир бинокленнән самолет төшкән җирне күзәтүен дәвам итә. –Юк! 

Шәймулла һаман үзенекен таләп итә.

– Әнә, күрәсеңме күпме кеше анда башын салды бит, инде тагынмы? Юк, барыбер син дә анда барып җитәлмәссең, –ди комадир уйланыбрак.

 – Шундай мәгънәсез үлем башкача кабатланмасын өчен мин җибәрүегезне үтенәм дә, иптәш командир, тик ...

Шәймулланың тагын ниндидер планы барлыгын сизенеп, командир аңа таба борыла.

   – Нәрсә «тик», нинди тәкъдимең бармы?. Әйтеп карале, солдат!

 Шәймулла башындагы тимер каскасын куллары белән төзәтә, автоматын җайлабрак тота да  болай ди:

   – Озын, ныклы аркан яки трос кирәк.

   – Ансы нигә тагын?

   – Мин троска бәйләп, түземле җепне үзем белән алып китәм дә, барып җиткәч,  тиз генә тросны самолетка таба тартып китерәм һәм берәр җиренә бәйлим, иптәш командир. Сезгә очкычны болай таба тартырга гына кала.

 – Аңлашылды, солдат,– ди командир.     

 – Тик бу яктан  таба көчле ут ачыгыз, «теге»ләр мине үз якларына әсиргә чыга, – дип уйласын.

Шәймулланың ни уйлавын аңлап алган командирның йөзе ачылып китә.Тиздән  нечкә, әмма йомшак тросс һәм каты җеп табып китерәләр дә, Шәймулланың бил каешына бик әйбәтләп бәйлиләр. Ә инде икенче очы троска ялганып  иптәшләр янында кала

    – Ну, солдат, уңыш телим,– ди майор, Шәймулланың кулын кысып.–Тик исән-сау әйләнеп кайтырга. Приказ бу!

Шәймулла солдат ерактан күренгән самолетка таба тагын берничә секунд карап торды да, кулындагы  автоматын җайлабрак аркасына элде. Аннан  бруствер өстенә сикереп менде дә, бар көченә төрле якка боргалана-боргалана алга йөгерде. Кирәксә, Харис икенче урыннан китте. Сөйләшү шулай иде. Командир исә окопларда калган башка солдатларга  Шәймулла һәм иптәшенә тидермичә, дошман окоплары ягына көчле ут ачарга боерык бирде. Немец аптырабрак кала. Бу солдатлар алар ягына йөгерә бит, әллә  бирелергә телиләрме соң?  Ата башласаң, йөгереп, абынып егылып килүче бу солдатка кургаш тию ихтимал. Алар окоптан баш калкытып, Шәймулла белән Харисны тизрәк килергә ашыктырыптыр инде, кулларын болгыйлар. Җитез солдат аларны алдап, төрле якка таба йөгерә-йөгерә самолетка якынлаша.

 –Баш күтәрергә ирек бирмәгез, егетләр, кабәхәтләргә,– дип дәртләндерә командир безнең солдатларны.

Шәймулла әле басып йөгерә, барыр юлын үзгәртеп, җиргә сылашып, түше белән шуыша.  Әле уңгарак, аннан сулга күчә. Шулай итеп, җай белән самолетка  якынлаша...

Көтмәгәндә ул аягүрә баса да бар көченә алга ташланды. Аз гына йөгергәч, тәкмәчләп барып төште. Аны күзәтеп торган иптәшләре «ах» дип куйдылар. «Әз генә калгач», диештеләр борчылып үзара. Дошманнар да  үлгәндер дип ахры берничә секундка аңа  атуны туктатты. Уйсулыкта  тынлык урнашты. Шәймуллага шул гына кирәк иде дә.  

Ә үзе шул моменттан файдаланып, уң якка таба бераз шуышты да тиз генә аягына басып, бар көченә алга йөгерде. Дошман аңына килгәнче  зур гына араны үтеп өлгерде. Яңадан атыш башланганда инде артына әйләнеп төште.  Бу юлы егылган җиреннән ул озак кына торалмый ятты. Безнекеләр күзләре талганчы аны озак кына  күзәтсә дә,  Шәймулланың кыймылдаганы күренмәде. Дошман пулясы тидеме, әллә берәр хәйлә кордымы, берсе дә беләлмәде.

Командир да, биноклен  күзеннән алып, блиндажга  таба китәргә генә җыенган иде,  фашистлар тагын  котырынып ата башламасынмы. Ул уйсулыкка таба караган иде, үз күзләренә үзе ышанмый торды. Шәймулла солдат кай арада билендәге җебе белән траншеядагы троссны тартып алган да ашыга-ашыга самолетка үрмәли. Моны  күргәч, командирның агарынган йөзенә кан йөгерде. «Молодец, сынок»,– дип әкрен генә  пышылдады елмаеп. Ул яңадан дошман ягына таба көчле ут ачарга боерды. Шул арада Шәймулланың башындагы каскасын салып, болай таба болгаганы күренде. «Тростан тартыгыз, янәсе!».

Самолет исән-имин килеш үзебезнең окоплар янына килеп җитте. Ә кабинадагы очучы командование өчен бик мөһим мәгълүматләр алып кайтканда каты яраланган  булып чыкты.

Шәймулла абзыйның да аягы әлеге самолет янына барганда яралана. Шул самолетны үзебезгә алып кайтканда күрсәткән кыюлыгы, батырлыгы өчен командование аны  Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкли. Иптәшләре арасында авторитеты тагын да күтәрелә.

 

 

ПОРТСИГАР

 

   – Госпитальдән чыккач, мин башта бергә хезмәт иткән егетләр янына эләгәлмәдем. Бу юлы  артиллерия полкына тәгаенләделәр. Анда снаряд ташырга, башка төр эшләр башкарырга куштылар. Нишлисең, хәрби хезмәттә, сугышта дисәң дә ярый, кая җибәрәләр шунда барасың, ни кушсалар  да сүзсез үтисең,– дип башлады ул яңа хикәясен. Кесәсеннән пушка янында ике-өч солдат рәсеме төшерелгән портсигар алып, уч төбенә куйды да, бераз карап торды. Аннан  капкачын әкрен генә ачып, авызына сигарет алып капты. Шәймулла абзыйның яңа хикәя сөйли башлавын, барыбыз да түземсезлек белән көтеп утырабыз. Бу портсигарның да, элегрәк әйтүенә караганда, үзенә күрә тарихы бар ич.

Җәй урталары була. Алар төнлә генә яшел ылыс урманы акланына урнаша. Каршыда, ерак та түгел зур авыл. Анда дошман урнашкан. Ул бу авылның читенә көчәйтелгән ныгытмалар корып өлгергән. Һич тә якын барырлык түгел. Хәер, безгә дә кайда урнашканыбызны, ут нокталарын билгеле вакытка кадәр немецләргә әз генә дә  сиздермәскә боерык бирелгән иде. Безнең солдатлар орудиеләре янында тавыш-тынсыз гына нидер эшләп булаша. Тирән тынлык. Кайсылары гимнастерка төймәсен тага, кемдер гаиләгә  хат яза. Шомырт агачы янында политрук солдатлар белән әңгәмә үткәрә.

Батарея командирының күңеле бүген аеруча тыныч түгел. Ул биноклен күзләренә якын китерә дә бик озак вакыт дошман урнашкан  авылны күзәтә. Аннан кулларын артка куеп, блиндажга кереп китә. Кара мыек очларын туктаусыз бөтерә.

 –Командир борчыла,– ди Шәймулла солдат, янындагы иптәшенә терсәге белән төртеп.

–А как же,–ди украин егете. –Теге авылны тизрәк кулга төшерәлмәсәк, аңа ныграк эләгә бит.

    –Алай гына түгел, егетләр, – дип сүзгә кушыла урыс егете. – Әнә, күрәсезме, ул аның туган авылы. Хатыны, әти-әнисе шунда калган.

Төш узгач, фашистлар никтер җанланып киткәндәй булды. Йортларда тавык-казлар очты, кешеләр йөгереште. Атыш тавышлары ишетелде. Авыл уртасындагы йортка ут капты. Тиздән куе кара төтен бөтерелеп, һавага күтәрелде.

Ул да булмады, бер төркем фашистлар авыл читенә чыгып, күңел ачарга, биергә, җырларга тотынды. Аларның кычкырып көлешкән, акырып  җырлаган тавышлары урманның авызына ук  килеп җитә сыман. Болай ямьсез  кылануларын күзәтеп торган безнең солдатлар тешләрен  шытырдатып кыстылар. Ничек тә безнең мондалыкны тагын бер-ике сәгать булса да аларга белдертмәскә иде.

Ә фашистлар, берни дә булмагандай, үзләренчә күңел ачуны һаман дәвам иттеләр. Безнекеләрнең авылдан ерак түгеллеген бераз  сизенеп дисәң, урман ягына таба бер мәртәбә дә атмадылар. Әллә инде әзрәк  чамалап, авыл читенә чыгып, безнекеләр күреп торган урында: «Күрегез, барыбер сездән курыкмыйбыз»,– дип юри күңел ачкандай кыланалар. Безнең атыш башлап, үзебезнең  кайдалыкны аларга күрсәтүебезне телиләрме?               

Ниһаять, командирыбыз түзмәде, кыска гына вакытка дип ясалган блиндажга кереп, телефон аша  кем беләндер  озак кына сөйләште. Аннан йөзе ачылып, килеп чыкты.                           

 – Егетләр, бер генә, тик бер генә снаряд җибәрергә кирәк иде,– диде ул кулы белән  авыл ягына таба  күрсәтеп.– Әнә теге хәшәрәт төркемнең нәкъ уртасына. Тик берне генә һәм бик төз атарга. Берсе дә исән калмасын, кабәхәтләрнең.

Ул артиллеристларга, я кайсыгыз булдыра, кем кыюрак, дигәндәй, берәм-берәм күз йөгертеп чыкты. Әмма бер  мәртәбә генә снаряд  җибәреп,   күмәкләп ямьсез кыланган җиргә тидерергә кирәк булгангадырмы, егетләрнең алга чыгарга йөрәге җитмәде.

   –Я, кайсыгыз?– дип кабатлады командир.– Кем?

   – Рөхсәт итегез, иптәш командир!

Командир ышанмаган йөз белән Шәймулла солдат  ягына  сынаулы карады.

   – Син төзәүче түгел бит, –диде ул.

   – Минем госпитальгә кергәнче атканым бар иде һәм төз дә аттым.

   – Монда берничә атып карау гына җитми шул, солдат. Ара  ераклыгын да дөрес кенә итеп билгели белергә һәм төзәү осталыгы кирәк.

    –  Кырык беренче елда чигенгәндә безгә шушы авыл аша үтәргә туры килде. Анда мин танышып алган бер кыз да калды әле. Ул: « Бик озак тормагыз, кире килеп,  безне фашистлар аяк астыннан коткарыгыз инде. Мин көтәрмен сезне»,– дип ялварып, яшьле күзләре белән карап калды. Иреннәремнән суырып үпкәне әле дә хәтеремдә,– диде  Шәймулла, командирга үтенечле карап. – Ничек инде шул чибәр, акыллы кызның соравын үтәмәскә!? Бик күрәсе килә аны да,  иптәш капитан!

Командир рөхсәт бирергә һаман да ашыгып бармады.

 – Ара ераклыгын ничек беләсең? – дип сорашуын дәвам итте?

 –Мин арадагы дистанцияне үлчәп карадым инде. Снаряд төркемнең уртасына ук төшмәсә дә, бер-ике метрга  гына ялгышыр.

  – Ара ераклыгын күз күреме  белән үлчәргә ничек өйрәндең? Бик тә сложный эш бит – дип кат-кат сорашты  капитан. Аның  кыскарак буйлы, әмма ихтыяр көче ташып торган, үз дигәнен бик белеп үтәүчән үткер  солдатның ялгышмавына  ныклап ышанасы  килә иде. Бер генә снаряд атарга кирәк бит. Озакламый безнең дивизия  фронт иңләп  һөҗүмгә  күчәчәк. Шуңа кадәр теге шашкан  фашистлар төркеменең  көлен күккә очырырга иде.

– Безнең нәсел тумыштан аучы. Картәтиемнең әтисе дә аучы булган, диләр иде. Җәнлеккә атарга якын ук барып тормыйбыз. Яхшылап күрү өчен аны аланлыкка чыгарып тормыйбыз, агачлар арасыннан да атып тидерәбез.                   

Командир баш какты.

– Ат!

Шәймулла орудие янына барып басуга, мәргән атучы Зайцев та килеп җитте. «Бергәләп ышанычлырак булыр»,– дип сөйләнде. Башкалар тын гына аларның орудие янында ниләр эшләвен күзәттеләр. Төгәл ата алырлармы, юкмы? 

  Ә фашистлар, үзләренә нәрсә әзерләнгәнен  сизмичә, күңел ачуларында  булды. Тирә-як бигрәк тыныч иде шул. Менә алар түгәрәкне зурайтып ниндидер уен  башлап җибәрде. Безнең егетләргә аларның сиземләмәве кирәк тә шул. Бәлки артык ныграк та исерек булганнардыр.  Әллә берәрсенең туган көне иде микән?  Алдан ук сезгә әйтим инде, соңыннан  ишетүебезгә караганда,  бер офицер туган авылыннан хат алган.  Хатыны игезәк малайлар тудыруы турында аңа язып җибәргәннәр. Солдатларга менә шул малайларның тәпиен юарга рөхсәт иткәннәр имеш.    Әйдә алар сикергәли торсыннар, без үзебезнекеләр янына килик. Егетләр орудиене җайлап тегеләр ягына борып куйды. Снаряд шул якка очарга тиеш бит. Григорий Зайцев орудиене корды. Шәймулла солдат орудиенең өстеннән кулы белән сыйпаштырып, эченнән ниндидер догаларын укыдымы, авызы  ачылып ябылгалады. Шуннан  озак кына төзәде. Аннан, Аллаһы акбәр диепме,  уч төпләре белән ике битен сыпырды.  Бер авыл ягына карап алды, аннан тагын орудие артына иелде.

 

  Бахх!...Ату тавышы барын да  сискәндереп җибәрде. Солдатлар  маңгай тирен гимнастерка җиңе белән сөртеп торган кыска буйлы Шәймулладан карашларын алып,  авыл ягына күчерделәр һәм тәү тапкыр иркен сулап куйдылар.  Яңа гына зур түгәрәк ясап,  шау-гөр килеп биеп күңел ачкан фашистлар төркеме снаряд күтәргән туфрак баганасы белән буталган иде. Капитан биноклен күзеннән алып, Шәймулла белән Григорий солдатларны  янына  чакырып китерде дә нык итеп кулларын кысты. Аннан икесен дә кочаклап алды.

–Молодцы, ребята, чыннан да сез бик мәргән атучылар икәнсез. Кыюлык һәм мәргәнлегегез өчен менә сезгә миннән бүләкләр, – дип куен кесәсеннән  алтынланган портсигарын һәм кул  сәгатен алып Шәймуллага, чалбар кесәсеннән зажигалка чыгарып,  Григорийга бирде.

      Каян атканлыкны дошман күпме генә белергә тырышса да, теләгенә ирешә алмады. Чамалаганда  соң иде инде. Безнең дивизия киң фронт булып һөҗүм башлаган армия белән бергә дошманны көнбатышка куа китте. Шәймулла солдат чигенгәндә танышкан кызын берничә минутка гына күреп калды.

Дошманны дөмектереп, кайтырга чыкканда тагын янына тукталырга вәгъдә иткән иде дә, язмыш аларны очраштыра алмады.    

(ДӘВАМЫ БАР).

Әгъдәл НИЗАЕВНЫҢ "Без кичергән кырыс заман" китабыннан.

Шәймулла солдат хатирәләре: Самолётны коткарып калган
Шәймулла солдат хатирәләре: Самолётны коткарып калган
Автор:
Читайте нас: