Башкортстанда 79 яшьлек машина йөртүче ДАИ хезмәткәрләренә ришвәт биреп караган.
Әлеге хәл бүген иртән Мәләвез районында булган. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен «Ford EcoSport» автомобилен туктаткан. Уфадан килүче 79 яшьлек машина йөртүче "узарга ярамаган" урында каршы юлга чыгып икенче машинаны узып киткән.
"Административ беркетмә төзегәндә машина йөртүче җаваплылыктан качарга тырышып караган, машина эчендә ике мең сум акча чыгарып салган. Әмма инспекторлар мондый провокациягә бирешмәгән, тикшерү-оператив төркемне чакырткан.
Хәзер машина йөртүчегә карата РФ Җинаять Кодексының 291 маддәсе буенча вазифаи затка ришвәт бирергә тырышу өчен җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә карала", - дип сөйләгән БР Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов.