Баймак районында бер ир-егеткә аю һөҗүм иткән.
Билгеле булганча, төрле җирендә тән җәрәхәтләре белән 62 яшьлек ирне хастаханәгә хатыны алып килгән. Урманда аңа аю һөҗүм иткән һәм чак исән калган.Пациентның хәле бик алама булган, аны табиблар карагач, ашыгыч рәвештә реанимациягә салганнар.
Зыян күрүченең күпсанлы ачык яралары, сынган җирләре дә булган, ул травматик шок кичергән.
-Табиблар хәзер аның гомере өчен көрәшә, пациентны Уфага күчерү мәсьәләсе хәл ителә, - дигән сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Чыганак: Башинформ.