Алар арасында аның түләүле ифтар уздыруын гаепләүчеләр бар.
«Зәмирә акча җитмәсә җитмәс икән, ифтар сата», «Ничек инде акчага ифтар үткәрергә мөмкин? Зәмирәдә оят, намус юкка чыккан. Аңа һаман акча җитми», – дип гаепләгәннәр, шулай ук аның төс-кыяфәтенә карата да ямьсез сүзләрне «чәчкәннәр» анда...
«Үлгәч, кешегә 2 метр җир җитә. Нишләп кешеләр шушы кадәр иркен, якты, матур дөньяга сыймый икән? Әгәр дә кем дә кем, бу постны укып, «Замирәгә минем сүзләр тигән» дип сөенә икән, сез хаклы. Сөенегез! Аңлыйм, акыллы, адекват, динле кешеләр язган сүз түгел. Мине кимсетер, рәнҗетер өчен, явызлык белән язылган сүзләр.
Максатыгызга ирештегез, күңелемә тиде. Ләкин!!!! Бәхетегез арттымы?! Тормышыгыз ямьләндеме? Юктыр, шикләнәм. Ә менә рәнҗеш алдыгыз, анысы хак. Пәйгамбәребез, Мөхәммәд (с.г.в) Мигъраҗ кичәсендә күккә ашкач, аңа оҗмахның 7 катын, җәһәннәмнең 7 катын күрсәтәләр. Зина кылучылар, кеше үтерүчеләр белән беррәттән гайбәт сөйләп кеше рәнҗетүчеләр җәһәннәмнең иң аскы катында, иң авыр җәза алучылар икәнен күрә һәм җирдә кешеләргә бу хакта бәян итә».
Чыганак: «Интертат»тан алынды.