Барлык яңалыклар
10
Социаль мохит
21 март , 15:56

Уфага "Хәвефсез интернет лигасы" директоры килде

Интернетта хәвефсезлекне арттыру өчен яшьләр белән ешрак аралашу мөһим.

Уфага "Хәвефсез интернет лигасы" директоры килде
Уфага "Хәвефсез интернет лигасы" директоры килде

21 мартта Республика йортында Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров "Хәвефсез интернет лигасы" директоры Екатерина Мизулина белән очрашты. Көн тәртибендә - челтәрләрдә яшьләр арасында закон бозуларны профилактикалау.
Яклар үсмерләрне деструктив (җимерүче, комачаулаучы) контенттан яклау, ялган мәгълүматларга каршы тору ысуллары, санлы грамоталылыкны арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Радий Хәбиров республикада интернетта деструктив мәгълүматка каршы тору буенча зур игътибар бүленүен белдерде. "Кызганычка каршы, без социаль челтәрләрдә популярлык өчен агрессив гамәлләр ясалган очракларны күзәтәбез, кайбер чакта алар хәтта экстремистик төркемнәргә эләгәләр. Безгә онлайн-мохиттә хокук бозуларны профилактикалау буенча эшне көчәйтергә кирәк. Һәм мин "Хәвефсез интернет лигасы"ның булышырга әзер булуына бик шатмын",- диде.
Екатерина Мизулина үз чиратында интернетта хәвефсезлекне арттыру өчен яшьләр белән ешрак аралашу мөһимлеген ассызыклады. Аралашу аларны борчыган темалар һәм сорауларны яхшырак аңлау мөмкинлеген бирә.
20 мартта Екатерина Мизулина "Торатау" конгресс-холлында республика белем йортлары укучылары һәм студентлары белән очрашкан иде. Анда 1500 кеше катнашты. Чарада кибер хәвефсезлек, челтәрдә эшләүче явыз ниятлеләргә каршы көрәш һәм социаль челтәрләрдә законга каршы контентлар белән көрәшү мәсьәләләре тикшерелде.

БР Башлыгы сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: