Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
21 март , 13:39

СВОга дип "Нива" сатып алганда 850 меңгә алданган (ВИДЕО)

Машинаның менә-менә таралырга торганын сатучылар белгәннәр, әмма дәшмәгәннәр.

СВОга "Нива" сатып алганда 850 меңгә алданган (ВИДЕО)
СВОга "Нива" сатып алганда 850 меңгә алданган (ВИДЕО)

Волонтёр булып йөрүче Андрей "Трейд-ин Авто" салонында СВО яугирләре өчен машина сатып алган. Бәясе 850 мең торган. Ул аны яшәгән йорты алдына кайтарып куйган да, фронтка җибәрергә әзерләнгән. 

Бер көнне аңа кунакка дусты кереп чыккан. Андрей аңа фронтка дип алынган машинаны күрсәтергә булган. Дусты күз салу белән аның техник яктан бик алама хәлдә булуын әйткән. Чынлап та, экспертиза моны исбатлаган. 

Бу "Нива"ны Андрей Уфада Һадия Дәүләтшина урамындагы салоннан сатып алган. Анда автомобильнең яхшы торышта булуына ышандырып, ачкычын тапшырганнар.

Ачыклануынча, "Нива" элек җитди авариягә эләккән һәм аның двигателе дә инде "үлгән".

- "Нива"ның менә-менә таралырга торганын сатучылар белгән, ләкин дәшмәделәр. "Трейд-ин Авто"да акчаны кире кайтарырга вәгъдә иттеләр, әмма  инде бер ел сузалар, - ди Андрей.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: