Мәкалә
Шәймулла солдат хатирәләре: Снаряд чокырындаФайдалы булсын79 яшьлек водитель инспекторга акча төртергә уйлаганЯкташыбыз Зәмирә Рәҗәпова хейтерларына җавап бирдеБаймакта бер кешегә аю һөҗүм иткәнБеренче яшелчәЧакмагышта Һадия Дәүләтшинаның 120 еллыгына багышланган кичәләр булдыШәймулла солдат хатирәләре: Самолётны коткарып калган"Нур"да чираттагы премьераАвтобус водителе асфальтта намаз укыганШәймулла солдат хатирәләре: Җиңүләр белән Берлинга кадәрЯзгы ташу белән бәйле актуаль мәгълүматБүгенге көнгә йолдызнамә: Астрологларыбыз фаразы нинди булыр?Якташ хәрбигә ярдәм күрсәтепДарулар белән тәэмин ителү күзәтүдә тотылаДанир Сабировның көтмәгәндә "малайлы" булуы турында (Видео) Авыл хуҗалыгы продукциясе экспортын арттырганбызКүргәзмәгә 22 меңнән артык кеше килгәнКартәнисенең мәетен туңдыргычка яшергән ирне нәрсә көтә? (ВИДЕО) Уфага "Хәвефсез интернет лигасы" директоры килде
Барлык яңалыклар
10
Спорт
21 март , 11:36

Бер авылдан – өч спорт батыры!

Спорт белән шөгыльләнү кешедә ихтыяр көче,  түземлелек һәм чыдамлык тәрбияли. Болар барсы да тормышта иң кирәкле сыйфатлар.

Бер авылдан – өч спорт батыры!
Бер авылдан – өч спорт батыры!

Спорт белән шөгыльләнү кешедә ихтыяр көче,  түземлелек һәм чыдамлык тәрбияли. Болар барсы да тормышта иң кирәкле сыйфатлар.

   Йөгергән, сикергән, волейболны һәм чаңгы шууны яраткан укучылары өчен иң-иң сөенүчеләр, әлбәттә, физкультура укытучылардыр. Мин дә шулар исәбендә. 42 ел дәвамында Авыргазы районы Сәмән урта мәктәбендә балаларга спортка мәхәббәт уятуга көч салдым һәм тырышлыгым бушка китмәде: алты дистәгә якын укучым минем һөнәремне дәвам итте. Үзем хаклы ялга киткәннән соң, авыл мәктәбендә улым Илшат Габбасов мине алыштырды һәм инде ике дистә елга якын эшемне лаеклы дәвам итә. Мин үземне иң бәхетле физкультура укытучысы дип саныйм, укучыларым белән горурланам.

   Спорт кешегә рух ныклыгы бирә, сәламәт булырга юллар ача. Ә бит бу адәм баласы өчен иң кыйммәтлесе. Бүген мин “Өмет” укучыларын Үрге Бигәнәш авылында туып, районыбыз, республикабыз данын ил дәрәҗәсендәге биекләргә күтәргән батыр һәм булдыклы өч ир-егет белән таныштырырга булдым.

   Үрге Бигәнәш – Авыргазының 18 генә йорт-ихатадан торган гап-гади бер авылы. Ләкин нәкъ менә ул илгә өч (!) спорт мастерын (элекке СССРның спорт мастеры) үстергән бәрәкәтле бер җире. Авылның суы шундыйдыр – биредә спортка тартылмаган бер генә бала да булмады. Бүгенгедәй исемдә, мин укыткан елларда балалар Сәмән мәктәбе интернатында торып укыдылар һәм һәркайсы тырыш, үҗәт, уңган һәм спортка тартылулары белән сокландыра иделәр. Үрге Бигәнәштәге гаиләләрнең һәркайсында ничә бала булса, аларның барсы да бер ничә спорт түгәрәгенә йөрде, аларсыз авылда да, район күләмендә дә бер генә ярыш та үтми иде. Галләмовлар, Нигъмәтҗановлар, Җигетбаевлар, Кинзәбулатовлар, Кәримовлар һ.б. барсы-барсы да бүгенгедәй күз алдымда торалар. Рәхмәт аларга, еш кына килеп хәл белешергә дә вакыт табалар, миңа рәхмәт сүзләрен әйтеп, күңелемне күрәләр. Ә инде берьюлы өч егете СССРның спорт мастеры исеменә лаек булуы белән Башкортстанның кайсы авылы мактана ала икән?

   Бүген мин бу зур дәрәҗәләргә ирешкән спорт батырлары белән очрашырга дип укучыларым туып-үскән Үрге Бигәнәш авылына юл тоттым. Әйткәндәй, спорт мастерларының икесе – Гайнулла һәм Мөдәрис Галләмовлар – бертуганнар. Аларның икесе дә гомерләре буена шәһәрдә яшәсәләр дә, туган авылларына эзне суытмаган, икесе дә авылда зур йорт-җирләр җиткереп, һәрвакыт кайтып йөриләр. Аерма шунда: Гайнулла чаңгы спортын үз итте, ә Мөдәрис җиңел атлетиканы сайлады. Бу көнне мин Гайнулла Заһидулла улы һәм аның тормыш иптәше Нуридә Гыйлемҗан кызы зурлап каршы алды.

   -Әти-әнинең нигезен ташламыйк дип уйладык, иң кадерле җир – кендек каны тамган урын бит ул,- ди Гайнулла.- Ике катлы йорт бетереп кердек, тормыш иптәшем Нуридәдән уңдым, аның белән тормышыбызның бөтен булуына сөенеп гомер итәбез.

   -Гайнулла, үткән елларны искә төшереп узыйк әле, нишләп гомереңне спорт белән бәйләргә булдың?- дигән сорау бирәм мин аңа.

   -И, Зиләвир абый, сезнең үрнәктә без көчле һәм зирәк, кешелекле булып, алга зур максатлар куеп, шуңа ирешергә өйрәнеп үстек, зур рәхмәт шуның өчен,- ди укучым елмаеп.- Бүген дә тормышымны спортсыз күз алдына да китерә алмыйм, һаман булса, шул минутлар-секундлар белән алышабыз.

   Урта мәктәпне тәмамлагач, Гайнулла Стәрлетамак физкультура техникумына укырга керә. Химия заводында инструктор булып эшли, хәрби хезмәттән соң заводка кайтып эшкә керә һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, үзен чын спортчы итеп таныта. Озак та үтми, егет республика җыелма командасы составына кертелә һәм 20-30 чакрымга классик стильдәге чаңгы ярышларында чыгыш ясый. 1986 елда ул республика җыелма командасы составында Русия беренчелегендә катнаша һәм 30 чакрым классик стильдә йөгереп, өченче урынга лаек була. Менә шул җиңүе өчен СССРның спорт мастеры дәрәҗәсенә лаек була. Гайнулла бүген дә спорттан читләшми, ел саен үткәрелгән “Русия чаңгы юлы” ярышларында катнаша.

   Тормыш иптәше Нуридә Гыйлемҗан кызы белән алар ике ул үстергәннәр, шунысы сөендерә: уллары икесе дә Физкультура институтын тәмамлап, әтиләре юлын дәвам итәләр. Җитмеш яшен тутырырга җыенган Гайнулла бүген дә егетләр кебек: актив тормыш белән яши, эшләвен дә дәвам итә. Мин аларга бәхет теләп саубуллаштым.

   Мин Үрге Бигәнәшкә барган атнада Мөдәрис Заһидулла улы авылга кайтмаган булган икән, шулай да мин укучымның да ирешкән уңышлары хакында бәян итәргә телим.

   Мөдәриснең дә спортка мөкиббән китүе мәктәп елларыннан ук башланды. Район чемпионы титулына ничә тапкырлар лаек булды ул! 1977 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң Стәрлетамак технология техникумын тәмамлады. Армиядә хезмәтен Мәскәүнең хезмәт ротасында үтә, анда үзен көчле чаңгычы итеп күрсәтә.

   Хезмәтен тутырып кайтканнан соң, Стәрлетамакка урнаша һәм шәһәр күләмендә, аннан республика җыелма командасы составында  республика спорт ярышларында катнаша башлый. Ул чорда “Стәрлетамак эшчесе” гәзитендә аның уңышлары турында күп язылды, укучым белән бик тә горурлана идем ул чакларда ук. Булачак тормыш иптәше, райондашыбыз, спортка бирелгән кыз  Надежда Спепанова белән алар 1985 елда өйләнештеләр. Надежда җиңел атлетика буенча марафон йөгерүләре белән җитди шөгыльләнә. Надежда тартканмы, әллә үзенең күңелендә йөрткән хыялы булгандырмы, озакламый Мөдәрис Заһидулла улы да җиңел атлетикага күчә һәм бу өлкәдә зур уңышларга ирешә. Мәсәлән, ул республика җыелма команда составында РСФСР беренчелегенә үткән спартакиадада катнашып “РСФСРның спорт мастеры” исемен яулый. Надежданың да ирешкән уңышлары бихисап: 1990 елда ул 15 чакрымга йөгерүдә катнашып, Союз чемпионкасы була, 1989 елда исә дөнья чемпионатында кросс буенча шәхси беренчелектә (6 чакрым) икенче урынны яулый. Шулай итеп безнең киленебез, тренеры Мөдәрис Заһидулла улы белән берлектә, зур уңышларга ирешәләр.

   Мин өченче героем – СССРның спорт мастеры Марат Кәримовта кунакта. Бу укучымның да спортта ирешкән уңышларын санап китсәң, бик күп вакыт кирәк булыр иде.

   -Зиләвир абый, сопртка тартылу сез безне укыткан вакыттан башланды һәм бүген дә дәвам итә. Безне максатчан, тырыш, намуслы һәм һәр эштә җаваплы булырга үз үрнәгегездә тәрбияләгән өчен бик тә рәхмәтлемен, - дигән сүзләре күңелемә сары май булып ягылды, әлбәттә.

   Марат Тәмербәк улына зур сынаулар үтәргә туры килә. Спортка тартылган егет шулай ук Стәрлетамак физкультура техникумына укырга керә. Беренче курстан соң, 1982 елда аны армия хезмәтенә алалар. Ике ай сержантлар әзерләү курсын тәмамлаган егет Әфганстанга эләгә. Катлаулы хезмәт елларында, әлбәттә, спортны онытып торырга туры килә. Ә бит спорт белән шөгыльләнгән кеше үзе генә белә:  бераз вакыт кына читләшеп тору да күпне югалту белән яный. Ләкин Марат зарланып утыра торганнардан түгел: хезмәттән соң техникумда укуын дәвам итә һәм үткән елларны кайтарып булмавын аңлап, булган бар мөмкинлекләрне файдаланырга дип максат куя.

   1985 елда ул республика техникумнары җыелма командасы составында “Атланта” уеннарында СССР беренчелегендә катнаша. Монда 20 чакрым аралыкта классик стильдә йөгерә һәм республика командасы чемпион исемен яулый. 1988нче елда Марат Тәмербәк улы олылар арасында республика җыелма командасы составына кертелә, шул ук елны Архангельск шәһәрендә “Беломорские игры” призына узган ярышта катнаша. Безнекеләр 20 команда арасында чемпион исемен яулый, Марат Тәмербәк улы СССРның спорт мастеры дәрәҗәсенә лаек була.

   Марат Кәримов менә инде 30 ел дәвамында Стәрлетамакның “Ольховка” ял йортында физкультура-савыктыру буенча инструктор-методист булып эшли. Ул бүген дә спорт чараларында даими катнаша, призлы урыннар яулавын дәвам итә. Алар минем күрше кызым Ләлә Варис кызы белән матур гаилә корып, ике кыз үстерделәр, бәхетле гомер итәләр.

   Менә шундый укучыларым булуга сөенеп, аларның ирешкән уңышлары белән горурланып яшим бүген дә. Алар халкына тугры хезмәт итеп, үз республикасын дөньяга танытып, үрнәкле-лаеклы гомер кичерәләр. Ышанам, менә шундый Гайнулла, Мөдәрис, Марат кебек егетләребез киләчәктә кечкенә авылларга да җан өреп, яшь буында спортка мәхәббәт уятып, аны үстереп яшәрләр һәм киләчәктә бу, һичшиксез, үз җимешләрен бирер дип.

                                                   Зиләвир Габбасов.

                                                    Авыргазы районы, Сәмән авылы.

 

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: