Мәскәүдә Свиблово сәүдә үзәгендәге “Газпромбанк” бүлегендә банкомат шартлаган.
Башта бу хәлнең ничек булуы билгесез иде, соңрак Телеграм-каналлар шартлау турында җентекләбрәк язды. Шикләнелүче ир-ат банкоматка якын килеп, кулакча алыр өчен пин-кодны баскан да, акчалар бирә торган урынга шартлаткыч җайланма ыргыткан. Беренчел версия буенча, бу кулдан ясалган шартлаткыч пакет булырга мөмкин. Шикләнелүче ир-ат банк бүлегеннән чыгып качкан.
Ир-атны украин мошенниклары алдаган, дигән фикерләр дә карала. Шартлау яңгыраганнан соң “Свиблово” сәүдә үзәгеннән 120 кеше эвакуацияләнгән.
Күп тә үтми шартлау оештыруда шикләнелгән 20 яшьлек егетне тоткарлаганнар. SHOT Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, банкоматны шартлату максатыннан ул өч петарда сатып алган.
Шикләнелүче ир-егетне Енисейская урамындагы фатирда тоткарлаганнар. Әле аңардан сорау алалар. Шартлатуга украин мошенниклары катнашлыгы бардыр дигән версия расланмаган. “Хулиганлык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.