Барлык яңалыклар
10

«Башкортстан Геройлары» программасына теркәлү тиздән тәмамлана

«Башкортстан Геройлары» программасына теркәлү тәмамланырга бер атнадан да азрак вакыт калды – гаризалар кабул итү 2025 елның 31 мартына кадәр дәвам итә.

2025 елның 25 мартына «Башкортстан Геройлары» программасында катнашу өчен 1630 кеше гариза биргән. Теркәлүчеләрнең 94% ы-безнең төбәктә яшәүчеләр, әмма Россиянең күрше субъектларыннан, яңа территорияләрдән һәм башка федераль округлардан катнашучылар да бар. Гариза бирүчеләрнең 71% ы, 1158 кеше – МХОда гамәлдәге катнашучылар. Программада катнашу өчен теркәлүчеләрнең 5% ы – хатын-кызлар.

- Катнашучыларның күбесен таныйм. Бу егетләр арасында чын-чынлап талантлы кешеләр бар. Алар бик катлаулы шартларда чыныктылар, аларда югары дисциплина. Алар яңа энергия, әхлакый, кешелекле һәм идарә итү сыйфатларын йөртәчәк дип саныйм, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Программада катнашучыларны сайлап алуның берничә этабы көтә. Ул теркәлү, тест һәм онлайн әңгәмә уза. Иң югары нәтиҗәләр күрсәткәннәрне яңадан һөнәри әзерлек программасы буенча укыту көтә. Аларга шәхси остазлар ярдәм итәчәк.
«Башкортстан Геройлары» программасы – «Геройлар дәваере» федераль программасының дәвамы. Аның максаты –махсус операциядә катнашучылар арасыннан яңа буын идарәчеләрне әзерләү.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: