Мәкалә
Юлларда ясалма интеллект Алсу Сафина танылган актер белән очрашамы? Авыр чирлеләрне карый торган робот уйлап тапканнарКинәт җылытачакАвыргазы районында урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр уздыУфада өч бертуганга әти-әни эзлиләрКуергазы районы башлыгы: "Миңа кабинетта утыру оят иде"Язгы ташу белән бәйле актуаль мәгълүматКыяр һәм йомырка бәяләренең төшүе дәвам итәШәймулла солдат хатирәләре: Снаряд чокырындаФайдалы булсын79 яшьлек водитель инспекторга акча төртергә уйлаганЯкташыбыз Зәмирә Рәҗәпова хейтерларына җавап бирдеБаймакта бер кешегә аю һөҗүм иткәнТөбәгебездә махсус хәрби операциягә барырга теләүчеләр артканБеренче яшелчәБашкортстанда Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы булдыЧакмагышта Һадия Дәүләтшинаның 120 еллыгына багышланган кичәләр булдыШәймулла солдат хатирәләре: Самолётны коткарып калган"Нур"да чираттагы премьера
Барлык яңалыклар
10

Тамырлардан килгән батырлык

Авылдаш егетебез –  безнең героебыз!

Тамырлардан килгән батырлык
Тамырлардан килгән батырлык

Авылдаш егетебез –  безнең героебыз!

 

Бөек Ватан сугышының бар ачысын тоеп үскән әбиемнең сүзләре бүгенгедәй исемдә. "Кызым, ул куркыныч сүз берүк сезгә килеп җитә язмасын...".

Гомерлек булмас кебек тоелса да, бүгенге көннәр белән язылып барган тарихыбызда бу куркыныч сүз еш кына очрый.

Бөек Ватан сугышы елларының афәтләре бүгенге көннән күпкә аерылып торса да, ике заман да бездә патриотик хисләр уята, бердәмлегебезне арттыра. Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр – безнең заман батырлары. Аларны хөрмәтләү, исемнәрен горурлык белән йөртү – авыр вакытларында ярдәм итү дә ул.

Шаран районы Түбәнге Ташлы авылында туып-үскән, махсус хәрби операциядә катнашучы егетебез –  безнең героебыз. Аның тарихы – шәхси батырлык кына түгел, ә аның гаиләсенең герой исемен йөрткән тамырлары кайтавазы да.

Алмаз Гыйрфанов 1999 елның 17 октябрендә Югары Ташлы авылында дөньяга килә. Авылның гомум белем бирү мәктәбендә 9 класс тәмамлагач, Октябрьский шәһәре Коммуналь-Төзелеш көллиятенә укырга керә. Электромонтажчы һөнәрен уңышлы үзләштереп, ул олы тормышка аяк баса. 2019-2020 елларда армиядә хезмәт итә. Автомобиль гаскәрләре тәэмин итү взводында өлкән укчы вазыйфасын үти. Армия сафларыннан әйләнеп кайткач та төньяк төбәкләренә вахта ысулы белән эшкә урнаша. 

"Ялга кайткач, сентябрьнең 20ләрендә хат килде миңа. Барыбызга да: әти-әнием, дус-туганнарыма бу, әлбәттә, котычкыч хәл булды. Әмма мин төшенкелеккә бирелмәдем. Ватаныбызны саклау кирәклеген аңлый идем мин. Чакырганнар икән, димәк, барам дип горур әйттем барысына да", –дип  үз хәтирәләре белән бүлеште Алмаз Илгиз улы.

"2022 елның 26 сентябрьдә инде без туган ягыбызны калдырып, юлга чыктык. Шаран-Бакалы-Октябрьский юлларын узгач, Саратов шәһәренә килеп төштек. Анда безне барлык кирәкле әйберләр, киемнәр белән тәэмин иттеләр, һәм, без поездларга утырып, хезмәт итү урынына юнәлдек. Минем әлеге бурычым: оборона һәм позицияләрне саклап калу", – дип ассызыклады ул.

Героебызның бабасы, 1909 елда туган Мөнирҗан Гыйрфанов та Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул елларның ачысын-төчесен татып, авырлыклар кичереп, Ватаныбыз сагында торган. 1941нче елда каты яраланып кайткан. Югалтулар ачысын һәм дөньяның бар кыйммәтләрен аңлаган зат ул.

Әтисе дә, Илгиз Әзһәр улы Гыйрфанов та, мәхсус хәрби операциядән читтә калмады. 2024 елның 4 февралендә хезмәт итәргә теләк белдереп, безне һәм илебезне яклау максаты белән тиешле хземәт урынына билгеләнде. Май аенда яраланып кайтса да, биргән сүзләреннән ваз кичмәде – февральның 17сендә кабат илебез сагына китте.

Алмаз Илгиз улының гаиләсендә батырлар саны моның белән генә чикләнми.

Әнисенең бертуган абыйсы Роберт Камил улы Миннеханов та – заманaбызның чын герое. Мобилизация аны читләп үтсә дә, ул сүзендә каты торды. 12 июльдә хезмәт урыннарына барып, югары дәрәҗәдә күнекмәләр үзләштереп, армиябезнең алдынгысы булды. Каты яраланып, госпитальгә эләккәч, Роберт Камил улын кайтарырга карар кылалар, ләкин ул ризалыгын бирми. "Яшь егетләр, туганым бу якларда булганда, мин кайтмыйм. Намусым да газаплар, үз-үземне дә гафу итәлмәм. Хезмәттәш дусларымны ташлап китмим!" - диеп каты тора ул. Әмма былтыр 25 октябрьдә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

"Мин үз гаиләм, ата-бабамнар белән горурланам. Авыр вакытларда көч бирүче, илһамландыручы, ышаныч өстәүчеләрем алар минем, дип сөйли Алмаз Илгиз улы,  – Минем терәгем, әлбәттә, әти-әнием һәм якыннарым. Алар һәрчак миңа рух көче, бар яктан да ярдәм күрсәтәләр. Ә инде хезмәттәшләрем минем икенче гаиләм булдылар. Бер-беребезгә без таяныч!»

Безнең герой да, гаилә традициясен дәвам итеп, махсус хәрби операция зонасында үз бурычын намус белән үти. Бүгенге көндә  Алмаз Илгиз улы дәүләтебезнең ике зур бүләгенә лаек булган – "Махсус хәрби операция катнашучысы" һәм "Шәйморатов генерал" медальләре. Ул үзен герой дип санамый, әмма авылдашлары аны Батыр һәм Ватанга тугры зат,  ата-бабаларының лаеклы гәүдәләнеше итеп күрә.

Дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган яугирләребез һичкайчан онытылмас. Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы. Дөньяларыбыз имин, тормышыбыз тыныч, туар көннәребез якты, гомер юлыбыз шатлыклы хәбәрләр белән генә тулы булсын иде дигән теләктәбез. Ватаныбызны саклау өчен, киләчәгебез бәхетле булсын өчен гомерләрен биргән каһарманнарыбызны мәңге хәтеребездә сакларга, хөрмәт итәргә сүз бирәбез. Ә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребезгә туган якларга зур җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуларын  телибез. Сез безнең горурлыгыбыз, чын батырларыбыз!

Азалия Исмәгыйлова, УФТУ талибәсе, үз хәбәрчебез.

Читайте нас: