Екатеринбургтан Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчы 16 ай дәвамында яралану буенча түләүләр ала алмый җәфаланган. Бу хакта Свердловск өлкәсеннән Дәүләт Думасы депутаты Максим Иванов үзенең Telegram-каналында хәбәр иткән.
Депутат сүзләренчә, 2023 елның язында Русия сугышчысы ярчыклы яра алган. Госпитальдәге реабилитациядән соң берничә ай узгач, ул яралануының дәрәҗәсен бәяләр өчен хәрби-табиб комиссиясе үткән. Комиссиядән соң ул бер тапкыр бирелә торган түләү алган, ә менә страховка түләве билгеләү белән бюрократик ыгы-зыгы башланган.
“Башта госпиталь страховка түләве өчен кирәкле белешмәне җибәрмәгән, аннары, ачыклавынча, хәрби часть ул белешмәне җибәрмичә озак тоткан. Ел ярым хәрби һәм аның үҗәт хатыны мәсьәләне үзаллы хәл итәргә, шул мескен белешмәне табарга тырышкан. Нәтиҗәсез”, – дип сөйләгән Иванов.
Хәрби прокуратурага запрос җибәргәч кенә гаделлекә ирешү мөмкин булган. Хәрби тиешле түләүне алган. “Мәсьәләдә гаепле кешеләргә ару гына “эләккән”, күрәсең”, – дип язган депутат.
Бик аяныч. Вазифа биләгән урыннарда кеше язмышына битараф, үз эшләренә бармак аша караган хезмәткәрләр бик күп шул...
Чыганак: lenta.ru