“Башкортстан геройлары” программасында катнашу өчен теркәлү ахырына кадәр ике атнадан да азрак вакыт калды. ГероиБашкортостана.рф сайтында СВО катнашучыларыннан гаризалар кабул итү дәвам итә – ул 2025 елның 31 мартында тәмамланачак.
19 мартка булган мәгълүматларга караганда, “Башкортстан геройлары” программасында катнашу өчен СВОның 1403 катнашучысы гариза биргән. Аларның 900 гә якыны – гамәлдәге хәрби хезмәткәрләр. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, оештыручылар башка төбәкләрдә яшәүче махсус операциядә катнашучыларның югары активлыгын теркиләр – мондый программада теркәлүчеләр арасында 100 гә якын кеше.
Катнашучыларга куелган таләпләр арасында – махсус хәрби операциядә катнашу, югары яки урта һөнәри белемгә, шулай ук кешеләр белән идарә итү тәҗрибәсенә ия булу. Кандидатлар тест үтәргә һәм әңгәмә узарга тиеш булачак. “Башкортстан геройлары” программасы буенча сайлап алу һәм стажировка үткәннәр дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына эшкә чакырылачак, шулай ук республика предприятиеләренә эшкә урнашачак.
“Башкортстан геройлары” программасы – Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган “Геройлар вакыты” федераль кадрлар программасы аналогы. Башкортстанда СВО катнашучыларын үстерү буенча төбәк программасы 2025 елның 24 февралендә старт алды.