Барлык яңалыклар
10

Украина ризалашырмы?

Кичә Владимир Путин белән Дональд Трамп телефоннан сөйләште. 

SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Украинада утны туктату нечкәлекләре инде бу якшәмбедә Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны) өйрәнелә башлаячак. Бу хакта Трампның махсус илчесе Стив Уиткофф хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, АКШ Украинаның Дональд Трамп һәм Владимир Путинның телефон сөйләшүе барышында ирешелгән килешүләрне хуплавын көтә. Шулай ук Уиткофф ачыклык кертүенчә, утны туктату проекты энергетика буенча гына түгел,  тулаем инфраструктурага һөҗүмнәрне  дә колачлый.

Моннан тыш югары дәрәҗәле түрә Украина буенча элемтәләр уңай нәтиҗәләр бирә дигән фикерен белдерде, чөнки “ике бөек лидер кешелек файдасы өчен берләште”.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: