Курск өлкәсенең Суджа шәһәре ихаталарында ярты ел дәвамында тыныч халыкның дистәләгән каберләре калкып чыккан. Бу хакта РИА Новости агентлыгына оккупациядә калган кешеләр сөйләгән. “Ярты ел эчендә без абыем һәм тагын ике кеше белән 34 кешене җирләдек”, – дип сөйләгән оккупацияне кичергән Шәлти Хәмидов.
Аның сүзләренчә, күпчелек тыныч халык төрле чирләрдән һәм дарулар юклыктан, шулай ук салкыннар һәм ачлыктан үлгән. “Бер йорт капкасында “Ярдәм итегез, су һәм ашарга юк”, – дип язылган иде”, – дип исенә төшерә ул көннәрне Хәмидов.
Хәмидов шуны да өсти: Украина хәрбиләре зиратка баруны тыйган, шуңа кешеләрне ихаталарда җирләргә туры килгән. “Минем дустым соңыннан туганнарына хәбәр итәр өчен барын да җентекләп теркәп барды”, – дигән ир-ат.
Чыганак: lenta.ru