ВСУ ракетасы һөҗүменнән соң аякларын югалткан СВО ветераны пауэрлифтинг буенча чемпион булган. Бүгенге көндә герой Паралимпиадага әзерләнә.
Ринат Васильевка – 31 яшь, ул – Батырлык ордены кавалеры, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Ул 10 ел Русиягә хезмәт иткән. 2022 елда СВОның беренче көннәреннән үк фронтка киткән. Ләкин сугышчан биремне уңышлы үтәгәннән соң махсус операциянең беренче көннәрендә безнең хәрбиләрнең Мелитополь янындагы лагерена Украина ракетасы төшә. Ринат ике аягын, өч литрдан артык кан югалта, ярты ел госпитальдә ята. Ләкин тимер ихтыяр көченә ия сугышчы бирешми һәм гражданкага кайткач та спорт белән шөгыльләнә башлый.
Бүгенге көндә Ринат атнага өч тапкыр тышта һәм залда спорт белән шөгыльләнә, һәр адымы авырлык һәм көч-хәл белән бирелсә дә, 125 кг штанга күтәрә. Авыр атлетика белән шөгыльләнгән Ринат иң гади протезларда йөри.
Авырлыкларга карамастан, спортчы яңа дәрәҗәгә чыккан. Ул өч тапкыр Мәскәү чемпионы булган һәм Паралимпиадага әзерләнә башлаган.
Көрәшченең планнарында – спорт мастеры нормативын үтәү һәм тагын да зуррак биеклекләрне яулау өчен яңа, технологик протезлар сатып алу. “Точка У” астына эләктем — үзеңә нокта куйма”, — ди Ринат, елмаеп.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.