Махсус хәрби операция
Район башлыгы «Боня» һәм «Грех» позывнойлы яугирләр белән очраштыЯугирләребез янәдән яу кырына кузгалдыДуван районы башлыгы МХО зонасына ярдәм илттеРФ солдаты каты сугышлар барган районнан алты кешене алып чыкканСВОдагылар нинди ярдәм чарасы белән куллана?Ярты ел подвалда качып ятканнарСуджа ихаталарында дистәләгән каберләр калкып чыккан...«Башкортстан Геройлары» программасына теркәлү тиздән тәмамланаАлар да сугышчыларга ярдәмгә ашыгаСВО сугышчысы, дронны башы белән бәреп төшереп, иптәшләрен коткарган “Сөягемне булса да табып җирләгез...”Куергазы районы башлыгы: "Миңа кабинетта утыру оят иде"Төбәгебездә махсус хәрби операциягә барырга теләүчеләр артканЯкташ хәрбигә ярдәм күрсәтепСВО сугышчысы гомерен... әтәч коткарганСВОда катнашкан сугышчы 16 ай тиешле түләүне ала алмый интеккәнЯңа комиссия законнарны модернизацияләү белән шөгыльләнәчәкЯраланган улын блиндаждан әтисе алып чыкканЯугирләр Башлыкны туган көне белән котлаганнарТәнендә тәңкә кисәге тапканнар
Барлык яңалыклар
10

Үлемнән коткарган медикны офицер аты-юлы белән сүккән

Исән-сау кайтыгыз! 

Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

СВО зонасында хезмәт итүче “Мур” позывнойлы хәрби медик яраланган командирын эвакуацияләү турында сөйләгән. Юлны җиңелрәк кичерсен өчен медик командирына “аны аты-юлы белән сүгәргә” тәкъдим иткән.

Офицер алгы сызыкка якын урнашкан уку полигонында яраланган, дип аңлаткан медик. Мур сөйләвенчә, аңа җәрәхәт алган командирын эвакуацияләү СВОда яраланган башка сугышчыларны эвакуацияләүгә караганда авыррак бирелгән. “Ниндидер таныш түгел хәрбине эвакуацияләү – ул бер эш, ә монда ай буена бер тәлинкәдән ашаган командирың дигәндәй”, – дип аңлаткан “Мур”.

“Яшел зона”га кадәр ара җиңел  булмаячагын алдан чамалап, “Мур” командирына: “Син мине аты-юлы белән сүгә аласың”, – дигән. Командирының ярасы катлаулы булу сәбәпле аларның нибары ярты сәгать чамасы вакыты булган.

“Мин аны кырын салдым, әмма ул коточкыч авыртынды. Юл да сугыштагыча бит инде – кая карама миналар, җитмәсә сөрелеп беткән. Юл буена мине аты-юлы белән сүкте инде ул”,  – ди хәрби медик “Мур”.  

Нәтиҗәдә яраланган офицер исән калган. “Курку хисе бар иде инде”, – дип исенә төшерә медик.

Чыганак: lenta.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: