Барлык яңалыклар
10

Яңа комиссия законнарны модернизацияләү белән шөгыльләнәчәк

СВОда катнашучылар үзгә бер кайгыртуга мохтаҗ. 

Дәүләт Советының яңа комиссиясе хәрбиләрне социализацияләү һәм законнарны модернизацияләү белән шөгыльләнәчәк.

Комиссиянең төп бурычлары, аның составы һәм ел ахырына кадәр эш планы турында очрашуда Президент ярдәмчесе, Русия Дәүләт Советы секретаре Алексей Дюмин һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына – СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы комиссиясе рәисе, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин фикер алыштылар.

Игорь Бабушкин сүзләренчә, комиссия составына Дәүләт Советының барлык комиссияләре рәисләре, профильле министрлыклар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре керәчәк.

Өч юнәлеш буенча эш төркемнәре оештырылачак: социализация һәм тормышны җайга салу (шул исәптән реабилитация һәм мәшгульлек мәсьәләләре), медицина һәм психологик ярдәмне камилләштерү, ведомствоара хезмәттәшлекне тәэмин итү һәм әлеге өлкәдә законнарны модернизацияләү.

– Свода катнашучылар өчен күп эшләнә, әмма мөмкин кадәр тизрәк хәл ителергә тиешле проблемалар кала. Төбәкләрне, аларның социаль һәм медицина учреждениеләрен күбрәк җәлеп итү таләп ителә. Без фронттан кайткан егетләргә үзебезне тыныч тормышта табу өчен барысын да эшләргә тиешбез. Буэшне озын-озакка сузарга вакыт юк. Комиссия эшен мөмкин кадәр тизрәк эшләтеп җибәрергә кирәк, – дип ассызыклады Алексей Дюмин.

Игорь Бабушкин бу эшнең төп оештыручысы һәм координаторы буларак “Ватанны саклаучылар” фонды белән төбәк хакимият органнарының тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итәргә кирәклеген аерым билгеләп үтте.

– Фонд конкрет кешеләр белән эшли, ә комиссия гомум проблемалар һәм системалы мәсьәләләр өстендә эшләячәк. Һәм безнең бурыч – фондка һәм барлык дәрәҗәдәге власть  органнарына әлеге проблемаларны хәл итү өчен уңай шартлар тудыру. Әмма фондның да, комиссиянең дә  төп  максаты уртак – махсус хәрби операция зонасыннан кайткан геройларыбызның һәм аларның гаилә әгъзаларының иминлеген тәэмин итү, – диде Игорь Бабушкин.

Башкортстанда СВО ветераннарына ярдәм итү һәм аларны шәхсән озату  бару белән “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы шөгыльләнә. Ул 2023 елның 1 июненнән эшли. Республикада барлыгы 106 социаль координатор бар. Алар барлык муниципалитетларда да бар, ә кайбер районнарда һәм шәһәрләрдә алар икешәр.

2025 елның 20 мартына “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстандагы филиалына 38 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, 105 мең сорау кабул ителгән, шуларның 98 меңнән артыгы хәл ителгән.

Еш кына фондка хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, ярдәм чараларын билгеләү мәсьәләләре белән, СВОда катнашу белән бәйле федераль һәм төбәк түләүләре буенча. Шулай ук фонд филиалы медицина психологы консультацияләрен һәм табиблар кабул итүне, юридик консультацияләр бирүне, инвалидлыклары булган СВО ветераннарына торакны җайлаштыруны оештыра.

 “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстандагы филиалы түбәндәге адрес буенча урнашкан: Уфа шәһәре, Минһаҗев ур., 107. Эш вакыты: 9.00 дән 18.00 гә кадәр, ял көннәре юк. Консультацияне 8 (347) 268-01-02 телефоны буенча алырга мөмкин.

Башкортстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 40тан артык чарасы эшләп килә.  Тулы исемлекне республика Хезмәт министрлыгының рәсми сайтында табарга була: mintrud.baskortostan.ru  

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: