Барлык яңалыклар
10

СВО сугышчысы, дронны башы белән бәреп төшереп, иптәшләрен коткарган

Сезнең тапкырлыгыгыз, кыюлыгыгыз алдында баш иябез!

Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Курск өлкәсендә “Төньяк” гаскәрләре төркеменең “Апостол” позывнойлы сугышчысы, ВСУ дронын башы белән бәреп төшереп,  хезмәттәшләрен коткарган. Бу хакта ир-ат РИА Новости агентлыгына сөйләгән.

“Апостол” сүзләренчә, солдатлар ачык урында ротация вакытында пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булган. Башта квадроциклда хәрәкәт итүче сугышчылар ике дронны күргәннәр, аларның берсе “кайдадыр куаклыкта” шартлаган, ә икенчесе – басуда. Аннары тагын бер беспилотник пәйда булган. Җайланмага ике метр чамасы калгач, сугышчы кискен маневр ясаган.

"Ул туп-туры диагональ буенча  безгә табан килә иде, һәм мин кинәт сулга менә шулай борылгач, ул минем башыма бәрелде дә өч метр чамасы ераклыкта шартлады. Солдатлар хәрәкәт итү уңаеннан  туктап тормыйча бер-берсен тикшерделәр дә, бар да яхшы икәнен аңлагач, алга таба газга бастым", –  дип исенә төшерә ул очракны “Апостол”.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: