Барлык яңалыклар
10

СВО сугышчысы гомерен... әтәч коткарган

Исән-сау кайтыгыз, егетләр! 

Курск өлкәсендә әтәч Русия хәрбие гомерен саклап калган. Бу хакта  территориаль оборонаның “Грузин” позывнойлы  сугышчысы NEWS.ru басмасына сөйләгән.

“Грузин” сүзләренчә,  сугышлар ноябрь аенда Обуховка авылында барган, төннәрен бик суык булган һәм кемнеңдер хуҗалыгындагы бу кош өшегән ир-атка җылынырга ярдәм иткән.

“Өшеп утырам шулай, һәм бермәл: “Ку-ку-ку”, – дигән тавышлар ишеттем. Кулым белән капшасам, әтәч икән. Үзе шулкадәр кайнар”, – дип искә ала “Грузин”.

Ул кошны кулына тотып, аны бронежилет эченә куенына тыгуын өстәгән. Яшеренгән урыныннан “Грузин” чыга алмаган, чөнки тепловизор аша украин сугышчылары аны шунда ук күрерләр иде.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: