Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон яугирләре Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбировны туган көне белән котлаганнар, дип хәбәр итә “Башкирский батальон” Телеграм-каналы. Яугирләр аның алар өчен республика җитәкчесе генә түгел, ә олырак исемгә лаек булуын билгеләгәннәр.
“Хөрмәтле Радий Фәрит улы, без сезне тәҗрибәле сәясәтче, чын патриот, каһарман кеше буларак беләбез. Сезнең эшчәнлек – Русиягә һәм республикага хезмәт. Сезнең кул астында республика чәчкә ата, социаль-икътисади мәсьәләләрне уңышлы хәл итәсез һәм күп позиция буенча күп төбәкләргә үрнәк булып торасыз”, - дигәннәр алар.
Яугирләр өйдә калган туганнары һәм гаилә әгъзаларын кайгыртып, махсус хәрби операция зонасына даими рәвештә гуманитар йөкләр озатып торулар өчен рәхмәт белдергәннәр. Госпитальләрдә яткан иптәшләре, яраланганнан соң реабилитация үтү мөмкинлеге биргәннәре өчен алар рәхмәтле. “Бер генә мәсьәлә дә, сорау да игътибарсыз калмый. Сезгә зур итеп рәхмәт!” – дигәннәр шәйморатовчылар.
Радий Фәрит улын туган көне белән “Башкортстан” мотоукчылар полкының Гази Заһитов исемендәге отряды яугирләре дә котлаганнар.
Чыганак: bashinform.ru