Суджада яшәүче бер пенсионер хатын эвакуациядән баш тарткан. Ул 48 ел бергә гомер кичергән ире үлеменнән соң йортын ташлап китәргә теләмәгән. Бу хакта РИА Новости яза.
Агентлык мәгълүматы буенча, ир-ат, ВСУ гаскәрләре Курск өлкәсенә һөҗүм иткәч, исән калмаган. Пенсионер хатын бакчасындагы җиләк түтәлендә иренә кабер казыган.
“Нәкъ шушы урында табып алдым да инде мин аны, шул ук көнне җирләдек тә. Мин ансыз беркая да бармыйм (...) Көне-төне аны уйлыйм. Ул монда җиләк түтәлендә ята, ничек мин аны ташлап китәм инде?” – ди ул волонтерларга.
Шулай ук хатын, балалары һәм оныкларына мөрәҗәгать итеп, Суджадан эвакуацияләнергә баш тартканы өчен гафу үтенгән.
Чыганак: lenta.ru