Барлык яңалыклар
10

“Сөягемне булса да табып җирләгез...”

Курскида оккупациядә калган бер хатын көндәлегендә шулай язган...

Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Курск өлкәсе Суджа районының бер авылында оккупациядә калган пенсинер хатын көндәлек алып барган булган. Аны Курскиның крайны өйрәнү музеена тапшырганнар. Көндәлектә язылганнар турында Курск өлкәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Хинштейн сөйләгән.

Өлкән яшьтәге хатын Суджа районы Мартыновка авылында (аны 11 мартт азат иттеләр)  яшәгән. Губернатор сүзләренчә, 2024 елның августында, ВСУ гаскәрләре чикне үтеп кергәч, ул  туганнары белән китәргә теләмәгән, чөнки йортын калдырасы килмәгән. Ул ахыргача куркыныч хәл булмас  дип ышанган.

Ханым  үзенең көндәлегендә язуынча, озак айлар дәвамында ут та, газ да,  җылылык та булмаган. Шундый коточкыч шартларда ничек кыш чыгуы турында, шулай ук атышлардан котылырга теләп, сарайдагы өстәл астында йокларга туры килүен язган.

Көндәлегендә ул, туганнарына мөрәҗәгать итеп, “мотлак рәвештә сөягемне булса да табыгыз”  дип  сораган, апасы белән янәшәдә җирләүне һәм “онытмасыннар өчен”  каберенә  тәре куюны үтенгән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: