Сөйләшүләр 12 сәгатькә кадәр сузылган. Америка делегациясе параллель рәвештә шулай ук Сәгуд Гарәбстаны башкаласына килгән Украина делегациясе белән ике очрашу үткәргән. Соңыннан, дөньякүләм матбугатның зур кызыксыну белән көтүенә карамастан, фаразлар коруга урын калдырып, делегацияләр уртак белдерү ясамады.
Русия делегациясендә булган сенатор Григорий Карасин сөйләшүләр бик авыр, ләкин конструктив барды дигән бәяләмәсен белдерде. Белдерүенчә, мондый очрашулар дәвам итәчәк. Әлегә аның кайда һәм кайчан булачагы билгеләнмәгән.
Башта сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча уртак белдерү басылачак дип көттеләр. Ләкин Русия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков сөйләшүләрнең эчтәлеге яңгыратылмаячак дип белдерде. Соңрак сөйләшүләрдә катнашкан сенатор Владимир Чижов йомгак документын бастыруны Украина өзде дип белдерде. Ник өзгән һәм сөйләшүләрнең кайсы пункты белән алар ризалашмаган, төгәл әйтелми. Шулай итеп, сөйләшү нечкәлекләре билгесез булып калды.
Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров Русия—Америка очрашуының төп темалары буенча аңлатма бирде. Темаларның берсе — Кара диңгездә суднолар йөреше хәвефсезлеге. Шул ук вакытта әлегә Кара диңгез инициативасын тергезергә иртәрәк. Министр раславынча, моның өчен Украинаның ризалыгы кирәк, ә аның бүгенге җитәкчелегенә ышану мөмкин түгел. «Безнең позиция гади. Без бу кешенең (Владимир Зеленскийның) сүзенә ышана алмыйбыз. Без ашлыклар, ашламалар базарын алдан фаразлый алырга телибез, безне ул базардан беркемнең дә куып чыгарарга тырышмавын телибез»,—ди Сергей Лавров.
Моннан тыш, гражданнар һәм энергетика инфраструктурасына һөҗүм ясауларны туктату мәсьәләсендә АКШ Украинага йогынты ясый ала, ди Лавров. Русия анык һәм тикшерү мөмкин булган гарантияләр булган хәлдә генә тынычлык процессын карарга әзер. Гарантияләр булмаган очракта Украина белән килешү төзү нәтиҗәсез булуы мөмкин. Чөнки Киев сөйләшүләрне күп тапкырлар бозды.
Әр-Риядта барган сөйләшүләр буенча Америка ягы үз белдерүен ясады. Ак йорт белдерүенчә, яклар Кара диңгездә судноларның хәвефсез йөреше буенча килешкән. Моннан тыш, ул авыл хуҗалыгы продукцияләре һәм ашламалар сату буенча Русиянең дөнья базарына чыгуын тергезүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән. Ак йорт шулай ук энергетика объектларына һөҗүм ясауларны туктату мәсьәләсе тикшерелүен раслаган. Америка арытаба да Русия белән Украина арасында тынычлыкка ирешү буенча сөйләшүләр алып баруда ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәген билгеләгән.
Русия сәяси аналитиклары Әр-Риядта барган сөйләшүләр серле булып калса да, аның булуының уңай, яхшы күренеш дип бәялиләр. Бу — конфликтны көйләү буенча тагын да бер конструктив адым. Техник сөйләшүләр зур сөйләшүләргә нигез әзерли, ул исә территорияләр статусына, хәвефсезлек мәсьәләләренә, АКШ ягыннан Украинага ярдәм күрсәтүгә, Русиягә карата санкцияләрне йомшартуга кагыла.
Фото: sputnik.by