0 °С
Болытлы
28 март көнне Салават районының Чулпан авылында яшәүче бер ир хатынына үч итеп, аның машинасына ут төрткән. Сәбәбе - банк картасы өчен.
Ир хатыныннан банк картасын сораган, ләкин тегесе аны бирүдән баш тарткан. Шуннан соң киткән талаш, гауга.. Ахыр чиктә, ир үч итеп, тормыш иптәшенең машинасын яндырган.
Хәзер аңа карата җинаять эше ачылган.