Гает көнне дуслар, туганнар, якыннар, гадәттә, бер-берсенә ватсап аша открытка җибәрешеп котлый бит инде. Җырчы Фирдүс Тямаевка да шундый котлаулар килгән. Тик ул, шатланасы урынга, моңа ачуланган.
«Дуслар, менә килешеп бетмим. Азрак ачу да килеп тора. Иртәдән туганнар, дуслар бер үк открыткаларны җибәрәләр. Неужели шалтыратып, бер-беребезгә матур сүзләр әйтеп, урыслар әйтмешли, «вживую» аралашып булмый? Авыр микәнни соң инде? Тот та шалтырат: «Туганым, дустым, сине бәйрәм белән!» – дип. Открыткалар килә дә килә. Балаларыбызга күчтәнәчләр алып, кунакка килеп, коймак ашап булмыймы? Сез ничек карыйсыз моңа? Җибәрмәгез миңа открытка. Килегез кунакка, чәем әзер», – дигән Фирдүс.