Чара Башкортстаныбыз ярдәме белән яугирләрнең үз көчләре белән төзелгән батальон мәчетендә узды.
Бәйрәм дустанә һәм җылы атмосферада белән үтеп китте. Тынычлык һәм иминлек сагындагы офицерлар кайнар ризыклар белән сыйландылар һәм шатлыкларын бер-берсе белән уртаклаштылар.
Бәйрәм барышында шулай ук Русия Үзәк Диния нәзарәтенең Донецк Халык Республикасындагы вәкиле Ринат хәзрәт Айсин җәмәгать белән дога кылу оештырган. Биредә катнашучыларның һәркайсы ватандашларга сәлам җиткергән һәм республика халкын изге бәйрәм белән котлаган. Чара бердәмлек рухын күтәргән, диелә хәбәрдә.