Көньяк Корея соңгы еллардагы иң коточкыч табигать һәлакәте кичерә. Илнең төньяк-көнчыгышында атна буена урман янгыннары котыра. Көчле җил һәм коры һава торышы аркасында ут Андон, Чхонсон, Ёнъян һәм Ёндок шәһәрләренә ябырылган. Ике дистәгә якын кеше һәлак булган.
Янгын урманнар буенча гына түгел, торак пунктларына да таралган. Әлеге коточкыч хәлләрдә кешеләр җирле властьларга ачу белдерә: алар вакытында ярдәм булмауга һәм начар оештырылган эвакуация чараларына зарлана.
Илнең дөнъякүләм әһәмиятендәге тарихи һәм мәдәни объектларына куркыныч яный. Ыйсон өязендә 681 елда нигез салынган борынгы Коунса буддалар храмы тулысынча янган. Ут ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы тарафыннан якланган Хахве авылына һәм «Пёнсан совон» конфуциан академиясенә якын килгән. Властьлар Андонда яшәүчеләрне тулысынча эвакуацияләгән. Тарихта беренче тапкыр, илнең мәдәният министрлыгы тарихи һәйкәлләргә зыян янавы сәбәпле, янгын куркынычының югары дәрәҗәсен игълан иткән. Андонда һәм башка районнарда су белән тәэмин итү участокларын япканнар, поездлар һәм электр транспортлары хәрәкәте туктатылган, хәвеф зонасына кергән төрмәләрдән 3,4 мең тоткынны эвакуацияләгәннәр.
Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларның фидакарь тырышлыкларына карамастан, куе төтен һәм көчле җил аркасында эшләре катлауланган. Янгын 15 мең гектардан артык урманны көл иткән. Әгәр якын көннәрдә яңгыр ява башламаса, хәлләренең тагын да ныграк мөшкелләнү куркынычы бар.
Бурдан кала, уттан калмый дип халкыбыз бик дөрес әйткән. Аллаһ сакласын мондый казадан.
Фото: mlyn.by