Бүген Мисырның Хургада курортында русияле туристлар белән су асты батискафы батуы турында язган идек. Су асты экскурсияләрен оештыручы компания еш кына хилафлык белән эш иткән, клиентларының исемлеген алып бармаган. Шуңа башта һәлак булганнар турында төгәл хәбәр булмый торды. Берничә телеграм-канал һәм мәгълүмат чаралары күршебез Татарстанның Урыссу авылы дәваханәсендә эшләүче ирле-хатынлы табиблар Кристина һәм Равил Вәлиуллиннар һәлак булды, аларның балалары ятим калды дип язып чыкты. Әмма Мисыр властьлары, ашыгып, һәлак булганнарның исемнәрен бутаган. Чынында 38 яшьлек Кристина Вәлиуллина исән-сау, аның гомеренә берни янамый, дип яза SHOT Telegram-каналы. 15 һәм 10 яшьлек кызлар тома ятим калмаган, Аллаһка шөкер.
Соңгы мәгълүматлар буенча, табиблар күзәтүе астында – 7 русияле турист. Җирле властьлар белдерүенчә, су асты батискафында Русиядән, Һиндстаннан, Норвегия һәм Швециядән барлыгы 50 кеше булган.
Фаҗига нәтиҗәсендә 6 русияленең гомере өзелгән диләр (бәлки, якын арада бу хәбәр үзгәрер дә, кем белә...), алар арасында Кристина Вәлиуллинаның ире Равил дә бар...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.