Мисырның Хургада курортында “Синдбад” батискафы баткан көнне ике баласы белән ял иткән Регинаның туган көне булган. Ул фаҗиганең ничек булуын сөйләгән.
Регина 9 һәм 10 яшьлек баласы белән “Sindbad” отелендә ял иткән, шундый ук исемле субмариналар да бу кунаханәгә карый. Алар пирс яныннан су астына төшә һәм көненә ким дигәндә 5 рейс ясый икән. Регина сүзләренчә, батискафның батуы ял вакытында хәвефсезлек техникасы бозылуның бердәнбер очрагы булган.
“Мине, 9 һәм 10 яшьлек балаларымны субмаринага төшеп утырыр өчен чиратта иң соңгы булуыбыз коткарды. Дөресен әйткәндә, без батискафка төшеп җитмәдек, бу минем 45 яшь тулган көнемдә тормышымдагы иң олы бәхет. Туган көнемә бүләктер бу, мөгаен. Люклар ачык иде, кешеләр акрынлап төшә иде һәм шул ук вакытта батискаф су астына юл алды. Кешеләрнең субмаринага төшеп утыруы өчен җавап биргән Мисыр кешесе кайсыдыр мизгелдә: “Стоп!” – дип кычкырды, әмма аны ишетүче булмады, әлбәттә. Безгә ул туристлар су асты батискафына күчкән понтонга кире менәргә дип ишарәләр ясады. Безнең алда ким дигәндә 7 кеше иде. Без понтонга балаларны мендерә башладык. Бар да бик тиз булды. Күз ачып йомган арада кешеләр инде суда иде һәм алар үзаллы пирска табан йөзә башлады. Мин һәм балаларым исән-сау, бу минем өчен зур казаныш һәм олы бәйрәм”, – дип русияле Регина Мисырның Хургада курортында кичә теркәлгән фаҗига турында тәэссоратлары белән уртаклаша.
Регина фикеренчә, русияле туристлар белән фаҗигагә очраган батискаф бер кешенең хатасы аркасында янында баткан. Күпсанлы корбаннардан бары тик барлык пассажирлар да субмарина салонына төшеп өлгермәгәнгә генә котылып кала алганнар, дигән ул.
Бу темага түбәндәге хәбәрләр дөнья күрде:
Мисырда русияле туристлар белән су асты батискафы баткан
Мисырда һәлак булган дигән якташыбыз исән!
P.S. Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигадә 6 кеше гомере өзелгән, шуларның икесе – балалар. Барлыгы батискаф бортында 50 кеше булган, шуларның 45е – туристлар. 4 кеше - авыр хәлдә реанимациядә.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.