Хәвеф-хәтәр
27 март 2025, 12:40

Мисырда русияле туристлар белән су асты батискафы баткан

6 кеше һәлак булган...

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

Мисырда Русия туристлары белән су асты батискафы баткан. Соңгы мәгълүматлар буенча, 6 кеше һәлак булган (араларында бер бала да бар), берничә кешенең хәле үтә авыр дип бәяләнә.

 Бүген урындагы вакыт белән 10 сәгатьтә “Синдбад” су асты батискафында Русия 45 туристына диңгез астында коралл рифларын күзәтү экскурсиясе оештырганнар. Батискафтагылар 25 м чамасы тирәнлектә 500 метрлык коралл рифын карап-күзәтергә тиеш булган. Ярдан якынча 1 км ераклыкта су асты батискафы ни сәбәпледер бата башлаган. Туристлардан тыш батискафта берничә экипаж әгъзасы булган. Экскурсияне оештыру белән “БиблиоГлобус” компаниясе шөгыльләнгән.

Русиялеләр бу экскурсия өчен 7000 сум чамасы акча түләгән, балалар өчен бу сумма ике тапкырга кимрәк булган. Су асты батискафында 15 бала булган.

Әлегә билгеле версияләр буенча, русияле туристлар белән батискаф экипаж әгъзасының хатасы аркасында баткан. Батискаф рифларга бәрелгән һәм әйләнгән,  кабинада герметизация бозылу сәбәпле су кораб салонына ургылган. Экипаж әгъзалары батискафның ике ишеген ачкан. Әмма  кешеләр күп (45 турист) булу сәбәпле паника һәм этеш-төртеш башланган, ата-аналар балаларын коткарырга тырышкан. Күпмедер вакыт батискаф су өстендә күренеп торган да, ахырда диңгез төбенә киткән.

“Синдбад” баткач та Хургада ярларындагы барлык су асты батискафларының диңгез астына төшүләрен тыйганнар. Экскурсияләр дә, билетлар сату да туктатылган. Хургада тирәсендә шундый 14 батискаф экскурсияләр оештырган булган. Ял итүчеләр соңгы арада еш кына бу корабларның төзек түгеллегенә һәм иске булуына зарланган.

Батучыларга ярдәмгә иң элек якындагы туристик катерлар килгән, гидлар һәм башка туристлар курыккан кешеләрне судан чыгарырга ярдәм иткән. Ярга барлыгы 29 кешене чыгарганнар. Бу вакытка инде 6 ашыгыч ярдәм бригадасы аларны көтеп торган. Туристларны дәваханәләргә урнаштырганнар.

Экскурсияне туристлар җирле Sharm El-Ghada Excursions компаниясеннән сатып алган, ул өч сәгать дәвам итәргә тиеш булган. Бу батискаф өч ел дәвамында туристларны шундый экскурсияләргә йөрткән. Әмма бу рейс фаҗигале булган...

Баткан су асты батискафындагы коткару жилетлары бозык булган, туристларны су астына инструктаж үткәрмичә алып төшкәннәр.

Берничә көн элек башка туристлар шушы ук батискафта рифлар карарга су астына төшкән булган. Ул экскурсия тыныч үткән, әмма ял итүчеләр корабның коточкыч начар хәлдә  булуын күргәннәр. Элек бу батискафта йөрүчеләр шулай ук жилетларның бозык булуын искә төшерә. Өстәвенә, жилетлар барысына да җитмәгән, аларны ничек алып кияргә икәнен экипаж күрсәтмәгән. Шуңа да рифларга бәрелгәч, туристлар нишләргә  һәм ничек өскә йөзеп чыгарга икәнен белмәгән. Су тиз арада салонга ургылган һәм кешеләр паникага бирелгән.

Sharm El-Ghada Excursions компаниясе бернинди хисаплар алып бармаган. Клиентлар исемлеге төзелмәгән. Туристлардан акча алганнар да әзерлексез-нисез батискафка утыртып су астына алып төшкәннәр. Шуңа җирле властьлар батискафта булганнарның шәхесләрен әле булса төгәл ачыклый алмый, ди. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас