Барлык яңалыклар
10
Хәвеф-хәтәр
28 март , 09:49

Ярымшәрә малай кибет түбәсендә йөргән

Өстәвенә, яланаяк булган...

"Уфа с огоньком" телеграм-каналы
"Уфа с огоньком" телеграм-каналы

Башкортстанда кибет түбәсе буйлап ярымшәрә малай йөргән. Бу хәл Уфада булган.

“Уфа с огоньком” телеграм-каналында язуларынча, малай кибет түбәсенә Гафури урамында урнашкан торак йорт балконыннан төшкән.

Социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеоязма авторы, балага мөрәҗәгать итеп, “ярдәм кирәкме” дип кызыксынган. Бу сүзләрдән соң яланаяк һәм ярымшәрә йөргән малай фатир балконына кереп качкан.

Аның ни сәбәпле түбәгә эләгүе әлегә билгесез булып кала. Мөгаен, бу хәл хокук саклау органнары һәм ашыгыч хезмәтләр игътибарын җәлеп итәр, диләр шаһитлар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: