18 марттан 19ына каршы төнен Инзәр елгасының суы күтәрелүе аркасында Архангель районының Азау авылын су басты. Районда гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов әйтүенчә, 106 йорт, 129 йорт яны территориясен су басты. Коткаручылар 166 кешене, шул исәптән 38 баланы эвакуацияләде. Су киткәч, халык үз йортларына кайта башлады.
Әле ашыгыч хезмәтләр Азауда эшләүләрен дәвам итә. Алар авыл халкына суны суыртырга, йортларны киптерергә, чүп-чарны чыгарырга булыша.
Бүген хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Азау авылы халкына килгән зыян турында сүз булды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров су басу китергән зыянны бу атнада ук бәяләргә һәм компенсация түләргә кушты. Хәзерге вакытта халыктан 91 гариза кабул ителгән, 29 кеше компенсация алган да инде.
Исегезгә төшерәбез, закон нигезендә һәр кешегә 10 мең сум карала, әмма бер гаиләгә 50 мең сумнан артмаска тиеш. Акчаны милекчеләр генә ала ала. Моннан тыш, авыл кешеләренә үлгән терлекләрнең бәясен компенсациялиләр.
– Кешеләрнең мал-туары үлде, аны 10 мең сумга сатып алып булмый. Шуңа компенсация түләргә хәл иттек, финанслау чыганагы бар. Бу атнада мәсьәлә хәл ителергә тиеш, – дип йөкләмә бирде төбәк җитәкчесе.
Моннан тыш, ул зыян күргән юлларны төзекләндерүгә тиз арада акча бүлергә кушты.
Архангель районы хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин әйтүенчә, ул көн саен авыл кешеләренә үзе барып, гражданнарны кабул итә. Урындагы мәктәптә дарулар, эчәр су һәм коры ризык бирү пункты ачылган. Кешеләргә документларны тергезергә һәм бер мәртәбә бирелә торган матди ярдәм алуга гариза язарга ярдәм итәләр.
– Тергезү эшләрен башлыйбыз. Хәзер иң мөһиме – чүп-чарны җыю. Калган бозны авыр техника белән этәбез. Эш күп, бер айга якын эшебез бар, – диде Айрат Сәетгалин.