+2 °С
Болытлы
Бүген төнлә Уфа районында янгын вакытында пенсионер һәлак булган. Бу хакта республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фомичево авылында 18 квадрат метрлы агач йорт тулысынча янып беткән. Бу урынны тикшергәндә янгын сүндерүчеләр 62 яшьлек өй хуҗасының гәүдәсен тапканнар.
Янгын чыгу сәбәпләрен хәзер гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклый.
Элегрәк 74 яшьлек ирнең янып үлүе турында язган идек.