Барлык яңалыклар
10
Хәвеф-хәтәр
28 март , 14:50

Дүртенче каттан бала егылып төшкән

Күз  дә каш карап кына торырга кирәк тә бит –  бик шук, җитез, кызыксынучан шул хәзерге балалар...

Дүртенче каттан бала егылып төшкән
Дүртенче каттан бала егылып төшкән

Бүген Уфада Интернациональная урамында 185/1 санлы йортта 4 яшьлек сабый дүртенче каттан егылып тошкән.

Гражданнарны яклау идарәсендә сөйләүләренчә, баланы “ашыгыч ярдәм” тиз арада дәваханәгә алып киткән. Хәзер ул табиблар карамагында. Балага нинди зыян килгәндер, бу хакта әлегә хәбәр итмиләр.

Шунысы гына билгеле – егылып төшкән вакытта бала белән бергә фатирда аның әнисе дә булган. ЧП ничек килеп чыккандыр, ачыклыйлар. Исән-сау булсын инде, балакай.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: