Уфада теркәлгән юл-транспорт авариясендә машина йөртүче җитди җәрәхәтләр алган. Шәһәрнең дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, “Фольксваген Поло” водителе, Октябрь проспектыннан Трамвай урамына табан хәрәкәт иткәндә, борылыш ясаганда каршыга килүче “ВАЗ-2114” белән автомобиле белән бәрелешкән.
Шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, “ВАЗ” водителе кысылып калган, шуңа авария урынына ашыгыч ярдәм һәм ДАИ хезмәтен генә түгел, коткаручыларны да чакыртырга туры килгән. Махсус җаһланмалары ярдәмендә коткаручылар 1984нче елгы ир-атны машинадан чыгарганнар һәм “ашыгыч ярдәм” машинасына кадәр илтеп куйганнар. Авариядә катнашучы башкаларга медицина ярдәме таләп ителмәгән.
Күпсанлы тән җәрәхәтләре белән “ВАЗ” водителен госпитализацияләгәннәр.
Чыганак: bashinform.ru