Хәвеф-хәтәр
30 март 2025, 17:47

Кешеләр юлда кыргый хайваннарны күргән (ВИДЕО)

Яз җитү белән алар урманнардан чыга башлады. 

Республикада яшәүче бер гаилә юлда кыргый хайваннарны очраткан. Балаларын иярткән инә аюны Белорет районының Кузъелга авылын тирәсендә видеога төшереп алганнар. Видеодан күренүенчә,  аю балалары инә аю янында уйнаклап, сикергәләп йөри. Машина йөртүче сигнал кычкыртуына карамастан, алар юлчыларга игътибар итмичә үз эшләре белән мәшгуль булуны дәвам итәләр. 

Гафури районының Игенчеләр авылы тирәсендә кешеләр көтмәгәндә  пошиларны очраткан. Пошилар гаиләсе тиз арада качып киткән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас