Хәвеф-хәтәр
27 март 2025, 21:03

Межгорье урамнарында аюлар иркенләп йөри (ВИДЕО)

Ә кешегә һөҗүм итсәләр?

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото: Видеодан скриншот.

Межгорье  шәһәрендә  аюларны күргәннәр. Кыргый хайваннар шәһәр буйлап йөргән, газ торбалары, теплотрасса ныклыгын тикшергән, гомумән үзләрен иркен тоткан. Бу хакта “Башинформ” агентлыгына җирле халык хәбәр иткән, шаһитлар кыска видеолар да төшереп җибәргән. Видеоларда  үз эшләре белән мәшгуль 4 аюны күрергә була. Яссы табанлыларны чистарту корылмалары тирәсендә төшереп алганнар.  

Республиканың Экология мининстрлыгында аюлар якында урнашкан Көньяк Урал тыюлыгыннан шәһәргә чыккан дип аңлаталар. Моңа кадәр шул ук сәбәп белән шәһәргә бүреләр килгән булган. Аюлар исә, кышкы йокыдан уянгач, кешеләр янына ризык эзләп чыга.

"Кыргый хайваннар ерактан ук контейнер мәйданчыкларыннан килгән азык калдыклары исен сизә. Шуңа күрә аларны тыгыз ябык капчыкларга җыярга һәм контейнер эченә чыгарып ташларга кирәк. Шулай ук йортлар янындагы этләрне һәм мәчеләрне ашатырга киңәш ителми”, — ди  бу уңайдан табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Камил Биргулиев.

К.Биргулиев аңлатуынча, чүплекләр, азык-төлек калдыклары складлары, үлгән хайваннар, бөртекле культуралы басулар аюларны җәлеп итә. Алар мондый үзенчәлекле азык складларын үзләренеке дип саный һәм аларны якларга әзер. Мондый урыннардан кешеләргә ераграк тору яхшырак.

Аюлар белән очрашудан качу өчен ерткычларның яшәү урыннарында ялгызы гына йөрергә киңәш ителми. Җәнлекләрнең килеп чыгу ихтималын яхшырак күрү өчен, куе куаклыклардан сакланырга кирәк. Үзеңнең барлыгыңны теләсә нинди авазлар белән сиздерү һәм хайванны ашатырга тырышмау мөһим. Әгәр инде ерткыч белән очрашу котылгысыз икән, хайванга арка белән борылмыйча китәргә кирәк.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас