Мәскәүдә Discovery шәхси балалар бакчалары челтәренең кара тәнле тәрбиячеләре көндезге прогулка вакытында бер баланы тышта онытып калдырган.
Бу хәл җомга көнне Тропарёво-Никулино районында Укучылар паркында булган. Тәрбиячеләр 12 баладн торган төркемне тышта йөрткән һәм, шаһитлар сүзләре буенча, бер баланың артта калуын күрмәгәннәр. Махсус (таныр өчен) яшел төстәге жилет кигән бала бер ялгызы парк уртасында утырып калган. Узгынчылар бу хакта тәрбиячеләргә әйтеп маташкан, әмма Африкадан килгән (аларны чит телне белгәнгә күрә эшкә алалар) хатыннар аларны аңламаган һәм мыскыл итәләрдер дип уйлап, киткәннәр. Нәтиҗәдә бер хатын үзе баланы бакчага кадәр илтеп куйган.
Discovery-да исә мондый инцидент булмады, бакчада бер бала да югалмады, дигәннәр. Discovery үзенең күпсанлы бакчалар челтәре һәм чит илдән килгән тәрбиячеләре белән билгеле. Баланы бу бакчага йөртү аена якынча 80 мең сумга төшә.
Бераздан Discovery-да бу хәлгә аңлатма биргәннәр-бирүе. Онытылып калган бала имеш тә бакчага тәүге тапкыр килгән булган, бу “пробный” көн дип атала. Прогулка вакытында бала әнисе белән калган. Ә узгынчылар моны дөрес аңламаган, ди. Бакчалар челтәре бала белән ананың хокукларын бозу очрагы теркәлмәде, ана кешенең дәгъвасы юк, дип ышандыра. Ә полиция тикшерү оештырган.
Кем кемне алдыйдыр инде монда, билгесез, әмма социль челтәрләрдә таралган фотосурәтләрдә асфальтта утырган бала янында нибары бер узгынчы пенсионер гына күренә...
Чыганак: Mash Telegram-каналы.