Өч ай эчендә, ягъни ел башыннан алып, Башкортстанда янгын вакытында алтмышка якын кеше һәлак булган
Гыйнвар-март айларында республикада 1076 янгын теркәлгән, нәтиҗәдә 60 кеше һәлак булган, 43е җәрәхәтләнгән. Мондый мәгълүматларны БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте бирде.
Узган ялларда безнең төбәктә 36 янгын теркәлгән.
Моннан тыш, табигый янгыннар сезоны да башланды: Хәйбулла һәм Уфа районнарында янгын чыккан, ә Сибай шәһәрендә ике янгын теркәлгән. Бәхеткә каршы, барысы да оператив рәвештә сүндерелгән.
Чыганак: БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.