Хәвеф-хәтәр
28 март 2025, 05:46

Педальләрне бутаган...

Руль артында кем булган дисез?

"Подслушано Нефтекамск", ТГ"Подслушано Нефтекамск", ТГ
"Подслушано Нефтекамск", ТГ

Башкортстанда бер кыз автомобиль педальләрен бутаган... Һәм йорт ишегалдында массакүләм юл-транспорт һәлакәте оештырган.

Бу хәл Нефтекама шәһәрендә булган. Чит ил машинасы руле артында утырган кыз педальләрне бутау сәбәпле, автомобиль артка таба киткән. Нәтиҗәдә, ул 6 автомобильне бәрдергән: 4 машина парковкада торган булган, ә 2се бәрелешүдән качарга тырышса да, өлгерә алмаган.

Башкортстанның дәүләт автоинспекциясендә массакүләм авария фактын раслаганнар. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас