Мәкалә
Илсөя Бәдретдинова иске агач өйдә яши аламы?Гөлназ Сәфәрова әле яңа гына җир тетрәгән Таиландка ялга киткәнУфа шифаханәсендә МХО яугирләре өчен тернәкләндерү үзәге булдырылачакНефтекама хастаханәсенең балалар хирургиясе бүлегендә ремонт тәмамландыПолиция хезмәткәре "кара" бизнеска ярдәм иткәнМошенниклар йоклап ятмыйАлмаз Юнысовлар гаиләсендә зур шатлыклы вакыйга «Башкортостан геройлары» теркәлергә ашык!Пенсия түләүне туктатып торырга мөмкиннәрЛинолеум сайлаганда ниләр белеп тору хәерле?Ишембай – спорт дулкынында: Спартакиада гөрләдеГает көнне Фирдүс Тямаевны туганнары ачуландырганУфада 9 яшьлек Дарина Фролова югалганСалават Юлаев исемендәге батальон хәрби шартларда Ураза гаетен үткәрдеБашкортстанда бер ир хатынының машинасына ут төрткәнТикшеренү нәтиҗәләре: Иртән каһвә үлем хәвефен киметәРайон башлыгы «Боня» һәм «Грех» позывнойлы яугирләр белән очраштыРадий Хәбиров Чишмәдәге Хөсәен-Бәк мавзолее хакында фикерен әйттеСавыт-сабаны юа хуҗабикә 50 яшендә беренче тапкыр әни булган
Барлык яңалыклар
10

"Мин - Габдрахманның өченче хатыны"

Уфага баргач, Башкортстанның халык, Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Нәзифә апа КАДЫЙРОВА белән күрештем.

"Мин - Габдрахманның өченче хатыны"
"Мин - Габдрахманның өченче хатыны"

Уфага баргач, Башкортстанның халык, Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Нәзифә апа КАДЫЙРОВА белән күрештем. Балачакта аклы-каралы телевизордан күреп сокланган бик чибәр ханым бүген дә гаҗәеп сөйкемле.

Нәзифә апаның язмышы бик гыйбрәтле. Утыз ике ел каенана белән яшәгән, ирен, бердәнбер баласын югалткан, әмма бирешмәгән. Бозда мотоузыш буенча беренче дөнья чемпионы Габдрахман Кадыйровның көчле рухлы хатыны ул!

— Габдрахман миннән унөч яшькә олы. Без танышканда, ул инде данлыклы кеше иде. Минем дә танылган чакларым. Ул мине телевизордан “Каз өмәсе” тапшыруында күреп гашыйк булган. Егерме өч яшемдә аңа кияүгә чыктым. Мин — аның өченче хатыны. Әнисенең бердәнбер улы. Шуңа күрә өйләнешүгә, барыбыз бергә яши башладык.
 
Габдрахманның спортта алган җәрәхәтләре күп иде. Уналты ел гына яшәп калдык. Баш миенә кан савып, 52 яшендә якты дөнья белән хушлашты. Ул үлгәч, каенанам Гасимәне уналты ел тәрбияләп, соңгы юлга озаттым. Шул ук елны үз әниемне, бердәнбер кызым Гүзәлне җирләдем. Пневмониядән үлгән кызымның дүрт һәм алты яшьлек ике баласы ятим калды. Алты елдан кияү дә мәңгегә күзләрен йомды. Оныкларны тәрбиягә үземә алдым. Туган авылымда да яшәп тордык. Оныклар (Данилга — 21, Лизага 19 яшь) бүген дә миндә көн итә.
 
Нишлисең, язмышыма шулай язылган. Ә мин тәкъдиргә ышанам, аннан качып булмый. Сынауларны лаеклы үтә белү мөһим. Кайгыны уйламаска, гел сөйләмәскә, бирешмәскә, көчле булырга кирәк. Хәсрәтем зур дип, беркайчан да хәмергә үрелмәдем. Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорадым. Күңелемне тынычландырыр өчен догалар укыдым.
 

Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=46095

Читайте нас: