Подмосковьеның Мытищи шәһәрендә бер ир хатынына бүләк иткән Porsche автомобилен чүплеккә ыргыткан. Бу хакта SHOT Телеграм-каналы яза.
Ир белән хатынның гаиләдә авыр чоры башланган. Танышлары сүзләренчә, гаилә башлыгы мөнәсәбәтләрне матур бүләк ясап – хатынына машина алып биреп – коткарырга уйлаган. Гашыйклар көне алдыннан ул 3 миллион сумга иномарка сатып алган.
Юл һәлакәтеннән соң машина бераз яньчелгән һәм бәрелгән булган, шуңа ир машинаны яхшылап ремонтлаганнан соң гына хатынына 8 мартка бүләк итәргә теләгән. Әмма түземлеге җитмәгән, ул иномарканы, оператив рәвештә яхшылап ремонтларга вәгъдә биреп, 14 февраль көнне бүләк иткән.
Тик хатыны, “презент”ның нинди хәлдә булуын күргәч, бүләкне мыскыллау кебек кабул иткән һәм машинаны алмаган.
Моңа ачуы килгән ир автомобильне чүплеккә ыргыткан. Дуслары сөйләвенчә, ул арытаба машина белән нишләргә икәнен белми, ди...
Чыганак: lenta.ru