Мәкалә
Полиция хезмәткәре "кара" бизнеска ярдәм иткәнМошенниклар йоклап ятмыйАлмаз Юнысовлар гаиләсендә зур шатлыклы вакыйга «Башкортостан геройлары» теркәлергә ашык!Пенсия түләүне туктатып торырга мөмкиннәрЛинолеум сайлаганда ниләр белеп тору хәерле?Ишембай – спорт дулкынында: Спартакиада гөрләдеГает көнне Фирдүс Тямаевны туганнары ачуландырганУфада 9 яшьлек Дарина Фролова югалганСалават Юлаев исемендәге батальон хәрби шартларда Ураза гаетен үткәрдеБашкортстанда бер ир хатынының машинасына ут төрткәнТикшеренү нәтиҗәләре: Иртән каһвә үлем хәвефен киметәРайон башлыгы «Боня» һәм «Грех» позывнойлы яугирләр белән очраштыРадий Хәбиров Чишмәдәге Хөсәен-Бәк мавзолее хакында фикерен әйттеСавыт-сабаны юа хуҗабикә 50 яшендә беренче тапкыр әни булганРадий Хәбиров Чишмәдәге «Именлек» геронтология үзәге бүлегендә булдыПопуляр якташыбыз ашказан кечерәйтү буенча операция ясаткан Уллары Фирдүс Тямаевка уңайсыз сорау биргәнЮгары суд ата-аналарны балалар өчен коммуналка түләргә мәҗбүр итте
Барлык яңалыклар
10
Болар кызыклы!
27 март , 20:33

Телләре булса, алар да әйтер иде...

Песигә кесерево ясау турында беренчегә ишеттем. Ә “кул арты китү” ничек була?

Телләре булса, алар да әйтер иде...
Телләре булса, алар да әйтер иде...

Песигә кесерево ясау турында беренчегә ишеттем. Ә “кул арты китү” ничек була?

 

Авылда эт, песи белән уйнап үскән, хәтта бер вакыт чүплеккә ташланган яңа туган песи балаларын күтәреп кайтып әнкәйне “сөендергән” кызның җәнлекләргә шәфкатьлелеге кимемәгән булса да, шәһәр фатирында асрап, аларны бала урынына карап, җитмәсә, ялларга авылга киткән саен махсус кәрзингә утыртып йөртер, үбеп, ялап, песи иркәләп утырыр кеше түгел мин. Шуңа күрә, өемдә аяк астында уралып йөрмәгәч, бу мәшәкатьле дөньяда  whatsappта төрле кызыклы халәттә генә күренеп калмасалар, песи генә түгел уйда. Минемчә, кешегә караганда да тормышка ныграк җайлашкан, матур, йомшак, хәйләкәр акыллы, иркәләнеп сырпаланганда да: “мин шундый, бел”, дигәндәй тырнагын батырып алучы астыртын, егылганда да сыртына төшми торган елгыр, усал, үзенә кирәк булса, ерткыч та булган песиләр тормышта алай ук начар яраклашмаган. Алай да, хуҗасыз этләр рәтендә песиләр дә парламентарийларның да “баш бәласе” булып тора икән, җәмгыятьтә песи галиҗәнапләре шактый урын били дип танырга кирәк. Ләкин бүген сүз ул очсыз-кырыйсыз проблема турында түгел, тәгаен бер очрак буенча.
Көннәрнең берсендә танышларыбыз аша мал табибының песигә кесерево ясавы турында ишеткәч, “сенсация” ук димәс идем, әмма шуңа якын хәл булды. “Кит аннан, песиләргә кесарево ясыйлармыни?” дигән бүгенге көн өчен беркатлы сорау авыздан чыгып очканын сизми дә калдым. Дүрт аяклы гаилә әгъзалары белән әвәрә килүче, ветклиника юлын тапаучы кешеләр өчен бар да таныштыр. Шәһәр фатирында эт түгел, песи дә асрамаучы кешеләрнең берсе буларак, бу хәбәр миңа мәзәк һәм кызыклы тоелды һәм көне-сәгате белән бу җаваплы эшкә алынган ветврачның телефонын табып шалтыраттым. Өч дистә елга якын мал табибы булып эшләүче Габделхай Нуриевның да тормышында мондый тәҗрибә беренчегә булган икән.
Кечкенәдән мал-туар арасында үскән егет хуҗалыктагы берәр мал, кош-корт сырхаулап киткәндә ветеринар абыйларның малларга ярдәм итүен күреп, үзенең дә шундый буласы килгән.
– Ихата тулы мал-туар, эт-мәче. Түбәдә күгәрченнәр гөрләшеп
утыра. Шундый гармония бит авыл тормышында. Кечкенәдән рәсем ясаганда аларның сурәтен ясарга ярата идем. Әле миңа: “Эшеңнне яратып эшлисең”, диләр. Мал-туар савыгып китсә, күңелле бит. Уңышсызлыклар булса, сабыр гына үткәреп җибәрергә кирәк. Уңышлы көн – бәйрәм кебек инде, – ди ир-егет. – 1987 еда Чакмагыш 1 санлы мәктәбен тәмамладым. Аттестатта “3”ле булгач, югары уку йортына кереп китәремә шикләндем, ә ветврач буласым килә. Туганнар минем белемне тикшереп карарга булдылар һәм өйдә имтихан оештырдылар. Аннары карар чыгардылар – биология, химия буенча белем нигезе бар, укырга керә аласың, дип юнәлеш бирделәр. Үземә ышанычым артып китте, канат куйдылар болар миңа. Чынлап та, имтиханны биологиядән – “5”кә, химиядән “4”кә тапшырдым да, укырга кабул иттеләр. Студент булып киткәч карыйм, минем кебек үк егетләр-кызлар укып йөри икән. Туганнарыма шул ярдәмнәре өчен гомер буе рәхмәтлемен. Шулай биш ел теоретик белем алып чыктым. Диплом алганда тәҗрибәм юк бит инде. Дуңгыз фермасына эшкә алдылар. Акрынлап, кайсысын эшләп, кайсысын кешедән сорап, өйрәндем. Анда дүрт ел эшләүгә район ветеринария үзәгенә эшкә алдылар. 1996 елдан шунда эшлим. Ул вакытта халыкта мал күп – шәхси хуҗалыкларда 5-6 мең мал бар иде. Чакмагышта гына да 8ләп зур көтү иде.
Безнең максатлар нинди: терлекчелек продуктларының ветеринария ягыннан куркынычсызлыгын тәэмин итү; халыкны кеше һәм хайваннар өчен уртак авырулардан саклау. Хәзер җаваплылык тагын да артты. Положениеләр үзгәрде. Элек кайсыбер авырулар булганда малны чалып, итен ризык буларак кулланырга ярый иде. Лейкоз булганда сөтен кайнатып кулланырга рөхсәт ителә иде. Хәзер чирләр көчәя, мал-туарда андый-мондый авыру ачыклануга, үзегез беләсез, яндырып юк ителә. Без һәр сигналга әзер булырга, ашыгыч рәвештә чара күрергә тиешбез. Анализ әзер булганчы чир күпме малга таралып өлгерә, шуңа күрә, оператив чара күрелә. Кешеләр андый вакытта “махсус юкка чыгаралар”, дип тә әйтәләр. Әлбәттә, күз терәп торган малыңнан язуы рәхәт түгел, әмма алай итмәсәң, ахыры куркыныч. Ваемсызлык күрсәтсәң, ул сансыз күп корбаннарга китерергә мөмкин.
Безнең эштә кыенлыгы да, кызык чаклары да була, бар да җаваплылк аша. Бервакыт мине күчмә зоопаркка чакырттылар. Арыслан баласының уртына сөяк кадалган булган. Мин караганда сөяк төшкән иде, ә шеше калган. Күзләренең нуры сүнгән инде, кызганыч бичара. Хуҗасы җәнлеккә мотлак ярдәм итәргә кирәк, үлемгә юл куярга һич ярамый, дип ныклап кисәтеп куйды. Арысланга антибиотик һәм иммунитетны ныгыта торган препарат кададым.
Икенче көнне хәлен белергә бардым. Караучы мине елмаеп каршы алды, бар да яхшы, ди. Арыслан баласы да савыккан. Авызындагы шеше кайткан. Уйный башлаган. Аңа карадым да, хәйран калып тордым – нинди ерткыч бит инде, шул да изгелекне аңлый диген, алгы тәпиләре белән минем балтырдан кочаклап алды, рәхмәт белдерүе булды инде. Яхшылыкны ерткыч та аңлый. Миңа ул ярдәмем өчен 3 билет бирделәр. Бушка эшли идек бит. И сөендем аңа.
Инде бу сөйләшүне кузгаткан сәбәпкә якынрак килсәк, миңа песиләре авыр хәлдә калган хуҗалар мөрәҗәгать итте. Ике бала китергән песинең өченче баласы тумый калган, аналыкта үлгән. Хуҗалары аны үзе котылыр диебрәк көткәннәр. Узган вакыт песи файдасына булмаган. Мин килгәндә инде песи ыңгырашып, сызланып ята иде. Бала тудыру юллары шешенгән, организмда көчле ялкынсыну, зарарлану башланган иде. Хәлен күреп, башта ук гарантия биреп булмавын аңлаттым. Бөтен белемемне куллансам да, песине коткарып калып булмады... Артык соң иде... Андый уңышсызлык булганда кыен. Мал җәл. Аларның теле дә юк бит, барлык зарлары күзләрендә генә. Шуңа күрә, һәр очракта проблемага җиңел карарга ярамый.
Тормышта күп очраклар булды инде. Үз хуҗалыгымда 4 ел ат асрадым. Ул да әйбәт тәҗрибә булды. СПТУда 3 ел атлар белән эшләдем. Бик акыллы хайваннар, әмма алар янында да сак булырга кирәк, дулаган чагына эләксәң... Ә “сыер дуласа, атны уздыра”, дигәннәре дә юктан бар булмаган. Сыер кешене яратмый, кешедән курка, ул адәмнән ни көтәргә белми. Шуңа күрә бала-чаганы күрсә, сөзәргә уктала, ул шулай үч алырга мөмкин. Мал-туарның да кичерешләре, эчке дөньясы бар, аларны яратып тәрбияләргә, алар янында сак булырга кирәк, – диде Габделхай Габделфәт улы..
Мал-туар зыянлаган очракта ни ди күпчелек хуҗалар? Әйе, “кул арты китте” ди.

Моннан 40 ел элек, он яламый, көтүдә йөреп кенә дә, тәүлегенә 23-25 литр сөт биргән “сөт мичкәбез” дип атаган “Маруся”быз ике ай чирләп ятып терелмәгәч, гаилә өчен зур кайгы булган иде. Әнкәй килен булып төшкәндә бирнәгә бирелгән “Бестужев” токымлы бу сыер нәселен тирә-юньдә күпләр сорый иде. Бермәлне, күрше авылдан соратучыларның сүзен екмый, аның танасын сатарга булдылар шул. Бала булсам да, ризалашмый, сатмаска өндәп ялваруым истә, чибәр “Манька”ның тарткалашуы, аны этеп-төртеп бәләкәй капкадан алып чыгып китүләре бүгенгедәй күз алдымда. Шуннан соң аллы-артлы ике үгез бозау китергән сыер нәселен калдырмый китеп барды.

“Кул арты китте”, дидек шуннан соң. Чынлап та, андый затлы нәселгә башкача эләгеп булмады. Ә теге кешеләр үз “кул артларын саклап” безгә базардан алган бөтенләй затсыз тана тагып җибәргәннәр... Шушы истәлекләр яңарып китеп, Габделхәй Габделфәт улыннан халык арасында киң таралган “кул арты китте” дигән ышануны аңлатуын сорадым.

– “Кул арты китү”, “кара песи” – болар бар да ырым-шырым! Бер
вакыт сыеры зыянлаган хуҗа “менә, фәлән кешегә сөт биргән идем, кул артым китте, сыер чирли”, ди. Ничек ашатуы белән кызыксындым. “Бер чүмеч фураж бирәм”, ди. Карасам, чүмеч дигәне бер чиләктән аз кайтыш савыт булып чыкты. Шулкадәр фураж бирергә ярыймыни малга?
Менә шундыйрак сөйләшү килеп чыкты безнең. Авыл кешеләре аңлар, бүген сүзебез песидән башланып сыерга барып тоташкан икән, бер дә гаҗәп түгелдер кебек – безнең тормыш бу хайваннарга бик тыгыз бәйләнгән.

 

Фото:oprf.ru 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Телләре булса, алар да әйтер иде...
Телләре булса, алар да әйтер иде...
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: