Мәкалә
Болгар-Алтын Урда чорына караган ике каберлек табылган Филипп Киркоровның әтисе вафатЯшьләр эшкуарлыгы темасына форсайт-сессия үттеБДПУ лабораториясе гуманитар фәнни блок тәкъдим итәчәк"Авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче предприятиеләребез арта бара"Уфа “Нур” татар дәүләт театрында – премьера!Язгы ташуга әзер булырга тиешбез“Приоритет-2030” – төбәкнең фәнни киләчәге өчен мөһим адымХалыкта үтүкне фотога төшерү гадәте пәйда булган“Өмет” гүзәле”н “Заман” хәләл ресторанында бүләкләделәр!Әнвәр Нургалиев: "Әнвәр, син тиле, диделәр"Һәркайда һәм һәрчакТелебашня балкып торачак! Бизнес үсешен белү өчен ачыктан-ачык сөйләшү кирәкЮлларга игътибар кимемиСу өйләргә кадәр килеп җиткәнЯшьләргә таянырга кирәк24 яшьлек Дарья белән 75 яшьлек Олегның мәхәббәт тарихы дәвам итәБиш бала һәм бер ир янгында һәлак булган (ВИДЕО) Уртача хезмәт хакы бүген күпме?
Барлык яңалыклар
10
Хәвеф-хәтәр
21 июль 2019, 02:41

Исерек водитель артыннан куып, ДПС хезмәткәрләре үзләре авариягә эләккән

Тәрәзәләре тонировкаланган "Рено Логан" водителе полициядән качарга тели. ДПС хезмәткәрләре аны куа китә.

Уфада ДАИ хезмәткәрләре исерек водитель артыннан куганда үзләре дә авариягә эләгә. Бу хәл болай була: тәрәзәләре тонировкаланган машина водителе полициядән качарга тели. Водитель хәтта светофорның “кызыл” сигналын да исәпкә алмыйча “очкан” һәм башка водительләр өчен хәвеф тудырган.
БР буенча ЭЭМның матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, юл-патруль хезмәте полкы законны бозып тонировкаланган “Рено Логан” автомобилен күреп кала. Водитель инспекторның туктарга боерган таләбен исәпкә алмый. Шуннан экипаж “Рено Логан”ны куа китә. ДПС хезмәткәрләре закон бозучы водительне кулга ала.
Медицина тикшерүе водительнең исерек булуын күрсәтә. Аңа карата берничә протокол төзиләр.
Әйткәндәй, исерек водительне куалау нәтиҗәсендә патруль автомобиле икенче җиңел машина белән бәрелешә. Бәхеткә, каза күрүчеләр юк.
Читайте нас: