Болар кызыклы!
18 март 2025, 12:44

Халыкта үтүкне фотога төшерү гадәте пәйда булган

Русиялеләрнең 20 проценты өйдән чыгар алдыннан сүндерелгән үтүкләрне фотога төшерә икән. Иң башта әллә үтүк төшерү тенденциясе, модасы барлыкка килгән микән, дип тә уйлап куйган идем.

Халыкта үтүкне фотога төшерү гадәте пәйда булганХалыкта үтүкне фотога төшерү гадәте пәйда булган
Халыкта үтүкне фотога төшерү гадәте пәйда булган

Респондентларның 11 проценты мондый фотоларны даими рәвештә ясый, ә тугыз проценты — сирәгрәк. Бу гадәт булган кешеләрнең 95 проценты сурәтләр аларга үзләрен  тынычрак хис итәргә ярдәм итә, дип билгеләгәннәр.

Клиника психолог һәм онлайн-психотерапия сервисы мөхәррире Марина Волкова сүзләренчә, сүндерелгән техниканы фотога төшерергә кирәклеге психологик мәгънәгә ия. Гадәт алдан белеп булмау алдында куркуны, контрольдә тоту теләген һәм куркынычсызлыкка ихтыяҗны күрсәтергә мөмкин. Мисал өчен, басылган агрессия яки травматик тәҗрибә нәтиҗәсе шулай чагылуы ихтимал. Ул вакытта куркыныч вакыйганың кабатлануын булдырмау мөһимрәк уе үзенекен итә.

"Тагын мондый манипуляцияләр эчке конфликт аркасында булырга мөмкин, әгәр, бер яктан, кешенең үзгәрешләргә ихтыяҗы өлгергән булса, ә икенче яктан — ул алардан курка һәм үзенең "мин"е өчен куркыныч тоя. "Борчылу — үз-үзеңне тынычландыру" циклының бер өлеше буларак мондый тәртип катлаулы психик процесслар белән бәйле, әмма кешеләр аларны, кагыйдә буларак, аңламый», дип сөйләде эксперт. 

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Чыганак: Lenta.ru.

Халыкта үтүкне фотога төшерү гадәте пәйда булган
Халыкта үтүкне фотога төшерү гадәте пәйда булган
Автор:
Читайте нас