25 мартта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Иглин районы мәдәният йортында муниципалитетның бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре белән “ЦУР Бизнес: аралашу территориясе” дигән ачык диалок үткәрә.
Чара барышында эшкуарлар, үзмәшгуль гражданнар һәм үз эшләрен булдырырга ниятләгән кешеләр катнашачак, районда бизнес алып бару шартларын яхшырту һәм ярдәм чаралары күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.
- Ачыктан-ачык сөйләшү үткәрү – хакимият өчен теге яки бу шәһәрдә, яисә районда бизнесның ничек яшәве турында беренче кулдан дөрес мәгълүмат алу өчен менә дигән мөмкинлек. Мондый туры аралашу безгә игътибарыбызны бизнесны борчыган мәсьәләләргә юнәлтергә һәм аларны максатчан аудиториягә карап хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, — дип ассызыклады Андрей Назаров.
Катнашучы буларак теркәлү өчен Башкортстан Республикасының Инвестиция порталында анкета тутырырга кирәк.