Хәвеф-хәтәр
18 март 2025, 04:46

Су өйләргә кадәр килеп җиткән

Кайсыбер кешеләрне эвакуацияләргә туры килгән хәтта... 

Зилем елгасы ярларыннан чыккан. Бозлавык аркасында су дәрәҗәсе тиз күтәрелеп, Гафури районындагы Ташасты авылына кадәр килеп җиткән.  Шул сәбәпле, урындагы халыкны эвакуацияләргә туры килгән.

 Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, коткаручылар ике йортта яшәүчеләрне – 4 өлкән кешене һәм 5 баланы эвакуацияләгәннәр. Алар әлегә барысы да туганнарында яшәп тора. Зыян күрүчеләр юк.

Хәл контрольдә тотыла, су дәрәҗәсе төшә башлады, дип аңлатма биргәннәр ведомствода.

“Ташасты авылы янындагы Зилем елгасында боз тыгынлыгы 2 километр чамасына сузылган иде. Ул акрын гына агып бара. Зилем елгасы буенда 7 йорт бар, шуларның 3есендә кешеләр яши. Барлыгы – 15 кеше, шуларның 8е – балалар”, – диләр коткаручылар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас