Бу популяр программаның икенче сезонында тамашачылар Күмертау шәһәрендә туып-үскән 24 яшьлек Дарья һәм аның 75 яшьлек ире Олег Михайловларның мәхәббәт тарихы белән танышачаклар.Тапшыру 21 мартта «Ю» телеканалында эфирга чыга.
Олег белән Дарья Мәскәүдә 2019 елның көзендә танышкан, ә 2020 елның августында өйләнешкәннәр, дип бер язган идек. Аларның ике улы үсеп килә.
Ир Күмертауда Дарьяның әнисе белән апасына яңа фатир сатып алып биргән, бәләкәй балалары анда - нәнәсендә тәрбияләнә. Ә Олег белән Дарья үзләре генә Мәскәүдә яши, әнисе һәм балалары янына еш кайта алыйлар. Кызның әнисе башта карт кияүгә каршы булмаган, әмма хәзер, балаларын кайтарып ташлагач, күңеле кителгән. Олыгайган көнендә ике яшь бала карыйсы килми.
Әмма Олегка бәләкәй балалар белән яшәү авыр, аларның елавы, кычкырышулары аның кан басымын күтәрә икән. Күмертауга кайтып та яши алмый, даими рәвештә башкалада табибка күренеп торырга кирәк.
«Статус: тигез булмаган никах» тапшыруының яңа сезонында яшь аермасы зур булган парларның мәхәббәт тарихларын күрсәтә. Тормыш булгач, проблемалар да килеп чыгып тора - аларны ничек урап узарга яки ничек сынауларга бирешмәскә - тапшыруда алар менә шуның турында сөйли.