Барлык яңалыклар
10

Әнвәр Нургалиев: "Әнвәр, син тиле, диделәр"

Җырчы нык авырган чагында да тамашачылары, концертлары турында уйлаган. 

Әнвәр Нургалиев: "Әнвәр, син тиле, диделәр"
Әнвәр Нургалиев: "Әнвәр, син тиле, диделәр"

«Татар җыры» барган вакытта сәхнә артындагы сөйләшүләр  һаман дәвам итә әле. "Интертат" хәбәрчесе Әлфия Шәвәлиева Әнвәр Нургалиевның хәлләрен белгән. Ул  күптән түгел йөрәгенә  операция ясаткан иде, сәламәтлеге, концертлар кую кыенлыгы турында сөйләгән. 

- Әнвәр абый, күптән түгел йөрәгегез белән проблемалар булып, операция ясаткан идегез, бүген хәлләрегез ничек?

- Гомумән алсак әйбәт, кайчак бераз хәл бетеп китә. Тромб барлыкка килеп, уйламаган җирдән, концертка әзерләнгәндә, йөрәк дөбер-шатыр килә башлады. Больницага барып, махсус аппарат – холтер элергә туры килде. Шул холтер белән концерт куярга киттем. 

- Нишләп кичектермәдегез?

- Ул вакытта, болай гынадыр, дип уйладым. Арысаң, бераз кайгырсаң, йөрәк болай да дөбер-шатыр килә иде. Шулай гына үтәр, дип уйладым. Аннары анализларның нәтиҗәләрен күргәч, «ашыгыч ярдәм» машинасы белән больницага алып китеп салдылар. Шуннан инде махсус җайланма – стент куйдылар. Йөрәгем 80 процентка тыгылган булган. Ситуация бик җитди иде, шулай да 10 көннән соң гастрольгә чыгып киттем.

- Табиблар рөхсәт бирдеме?

- Әнвәр, син тиле, диделәр инде, дөресен әйткәндә. Мин реабилитациягә барырга тиеш идем, аның урынына концертлар куярга чыгып киттем. Гастрольләрне болай да кичергән идем, ә халык бит бөтенесе дә аңламый, негатив күп. Хәзер хәлем күпкә җиңелрәк инде, яңа елга кадәр авыррак булды. Хәзер ярты ел бер төрле даруларда, аннары тагын да гомерлек даруда утырырга инде.

- Иҗат юлыгызны дәвам итәсез...

- Әлбәттә, хәзер минем өчен иҗат – ул тормыш рәвеше. Кайберәүләр, кая шуның хәтле концерт куясың, акча җитмиме һаман, диләр. Эш акчада түгел, минем тормышым шул. Тамашачыдан башка яши алмыйм. Шуның хәтле миңа сеңгән ул, аралашырга кирәк, концертлар куймый торсам, эчтә бушлык туа, - дигән җырчы. 

Читайте нас: